|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.05.2023 Шоу-бизнес
Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм 9 май көнне әти булды - сабыйга исем кушканнарҖырчы Салават Фәтхетдинов гаиләсендә икеләтә бәйрәм. 9 май көнне җырчының улы Рөстәм белән килене Рузия әти-әни булганнар - уллары туган. «Мин сине шундый көттем, хәзинәм минем», – дип уртаклаша Рузия социаль челтәрләрдә.
Сабыйның авырлыгы – 3820 кг, буе – 55 см.
Рөстәм сабыйга сайланган исемне дә әйткән. «Фәтхетдинов Дамир Рөстәм улы. Рәхмәт, җаным, Рузиям», – дип сөенече белән бүлешә ул.
Яшьләрнең туйлары узган елның августында булды. Рөстәм сөйгән яры Рүзиягә тәкъдимне автоузышлар буенча Россия ярышларының берсеннән соң ясаган иде.
--- |
Иң күп укылган
|