|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.05.2023 Фаҗига
Бүген Чишмәдә Диана Сәфәрованы соңгы юлга озаталарБашкортстанның Чишмә район үзәгендәге юл-транспорт һәлакәтендә блогер Диана Сәфәрова-Юнысова һәлак булды. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге якыннарының кайгысын уртаклаша, дип яза Татар-информ. «3 кечкенә сабыеның, әти-әнисенең, туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Соңгы урыны җәннәттә булсын», – диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин.
Диана Сәфәрова – өч бала әнисе, дөрес туклану һәм гаилә тормышы, юморга багышланган аккаунт алып барган блогер. Ул – җырчы Әнвәр Нургалиевның апасының кызы.
Диана Сәфәрова татар дөньясына кагылышлы чараларда да актив катнашты. 2020 елда ул Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге оештырган "Tatar Dress" проектында татар милли киеменнән чыгыш ясады.
Әлегә билгеле булган мәгълүматлар буенча, кунактан кайтып барган Диана Сәфәрованың юлын кискәннәр һәм ул баганага бәрелгән. Диана Сәфәрова белән хушлашу бүген, 10 майда, Чишмәдә, 10.00 сәгатьтә Восточный тыкрыгы, (переулок Восточный) 2 адресында булачак.
Язган идек: Әнвәр Нургалиевның сеңлесе, 3 бала белән ялгыз калган Диана Сәфәрова фаҗигадә һәлак булган
--- |
Иң күп укылган
|