поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.05.2023 Фаҗига

"Кешеләр паникада. Авылыбыздан бары хәрабәләр генә торып калды" (ВИДЕО)

7 майдан бөтен Курган өлкәсе территориясендә янгыннар белән бәйле рәвештә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре ут белән көрәшне дәвам итә.

— Барысы да ут эчендә. Янгын телләре яңадан-яңа территорияләрне камап ала, диләр. Эвакуация игълан ителде. Кетовога күченәбез, - ди җирле халык.
 
7 майда Курганда һәм дистәләгән җирлек: Белый Яр, Увал, Смолино, Кече Чаусово, Тополя, Глинки, Затобольный, Челноковода яшәүчеләр өчен эвакуация игьлан ителгән. Йөзләгән курганлылар үз йортларын һәм дачаларын калдырып, күченергә мәҗбүр булган. Өлгерә алганча иң кирәклесен: документлар, беренче кирәкле әйберләрне алганнар, йорт хайваннарын машиналарга төяп киткәннәр. Курган башлыгы Елена Ситникова һәм Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков янгыннар урынында булган һәм халыкка вакытлыча урнаштыру пунктларына күченергә ярдәм иткән. Башка җиргә күченеп китү өчен Курган хакимияте озак вакыт ремонтта булган күперне ачкан. 
 
— Киров күперен без өстәмә итеп ачтык. Тоткарлыклар булмас өчен кешеләрне дә, транспортны да уздырабыз, - дип сөйләгән Курган шәһәре башлыгы Елена Ситникова НТВга биргән интервьюсында.
 
Төтен камап алган урыннарда кешеләр иминлеге өчен Тюнин шоссесында реверсив хәрәкәт оештырылган. Автомобиль колонналарын Курган ЮХИДИ инспекторлары озата бара. Шәхси транспорты булмаганнарга шәһәр администрациясе автобуслар бирә. 
 
— Хәзер без «Дружба» бакчачылык ширкәте янында чыккан янгын урынында басып торабыз. Урман һәм кыр яна, торак йортлар якында гына. Төрле көч ведомстволары хезмәткәрләре һәм волонтерлар эшли. Ялкын телләре коточкыч җил аркасында бик озыная, - дип яза фаҗига урынында эшләүче журналист Екатерина Коротовских.
 
Бу җирлекләрдә җилнең тизлеге секундына 15 – 20 метрга кадәр көчәйгән һәм аномаль эсселек урнашкан, температура +28 градуска кадәр күтәрелгән. Әнә шуңа күрә авиация озак вакыт эшли алмаан. Шуңа да карамастан, Курган коткаручылары мәгълүматлары буенча, янгыннарны сүндерүгә 700дән артык кеше һәм 200 берәмлек техника җәлеп ителгән. Дөрес, мондый күп санлы хезмәткәрләр дә бәла-казаны җиңә алмаган.
 
— Баллоннар шартлый. Янгын янә яңа көч белән кабынып китә, - дип сөйли шунда яшәүчеләр журналистларга. 
 
—  Әнә янгын якында гына, елый-елый чарасызлыктан карап торам менә. Мин нәрсә эшли алам? - ди ачынып уртача яшьтәге ир-ат.
 
Күп кенә кешеләр могҗизага ышанып, ут сүнмәсме дип басып тора. Вероника Усольцева ире белән күптән түгел генә ике катлы дача төзегән. Якын арада Частоозерьедан Курган бакчачылык ширкәтенә күченергә җыеналар.
 
- Бу кешеләр эше. Моңа кешеләр гаепле. Әллә алар бәла-казаның ни икәнен аңламыйлармы? Су юк, өзеп куйганнар, без су сибә дә алыр идек, әмма утны бөтен җирдә сүндерделәр, - дип сөйли «Дружба» бакчачылык ширкәтендә яшәүче Вероника Усольцева.

Курганда 31нче гимназиядә, 12нче лицейда һәм 48нче мәктәптә вакытлыча урнашу пунктлары оештырылган. 7 майдан бөтен Курган өлкәсе территориясендә янгыннар белән бәйле рәвештә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Тиешле карарны губернатор Вадим Шумков имзалаган. Төбәк Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, янгыннар нәтиҗәсендә 3 кеше һәлак булган. Әмма алар күбрәк тә булырга мөмкин. 
 
Курган өлкәсе Татар мәдәнияте үзәге Шадринск округындагы (районындагы) Йолдыз (Юлдус, элекке атамасы - Эчкен, Ичкино) авылында мәктәп һәм 20 йорт янган, дип хәбәр итә төбәкнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
 
— Әти-әниемнең йорты янып бетте, - дип сөйләде безгә Элла Лесникова, -  Янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм оештырырга булдык, чөнки кайберләре өсләрендә ни бар шуның белән чыгып котылган. Иртәгә җыю пунктларына барып җыелган әйберләрне ташый башлыйбыз. Кем ничек булдыра ала, сездән ярдәм көтәбез: су, азык - төлек (икмәк, тиз пешерелә торган ашлар, консервлар, казылык, чәй, шикәр, печенье).  Алар эвакуация пунктларында туклану өчен кирәк. Шулай ук җылы киемнәр, бала ризыклары, төрле көнкүреш товарлары, кружка, тәлинкә, кашык, чәнечке, пычак һәм казаннар, дарулар таләп ителә. Ярдәм итәргә теләүчеләр 89195736167 (Сбербанк картасына беркетелгән) телефон номерым буенча акча күчерә ала. Төн йокламадык бүген. Кешеләр паникада. Бик аянычлы хәл. Авылыбыздан хәрабәләр генә калды. Барчабызга сабырлык телим.
 
Аның сүзләренә караганда, йолдызлылар хәзер Верховина һәи Мехонка авылларына күченгән. 
Фото: https://vk.com/ellalesnikova
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 08.05.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»