|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.05.2023 Җәмгыять
"Аяк белән бар эшне дә эшлим"Новосибирск өлкәсенең Куйбышев районы Бергуль авылында яшәүче Илдар Апчелеев тумыштан церебраль паралич чире белән авырый. Максатчан егет рәсемнәрен пумаланы уң аяк бармаклары белән тотып ясый. — Рәсемнәрне һәр көн диярлек ясыйм. Куйбышев сынлы сәнгать мәктәбендә беренче шәхси күргәзмәмне ачкач, башкалар өчен осталык дәресе үткәргән идем хәтта. Андагы укытучылар мине бик мактый, композицияләрне дөрес төзисең, төсләрне камил итеп сайлыйсың, диләр, — дип искә алды ул. — Гомумән, үземне актив кеше дип саныйм. Төрле чараларда теләп катнашам. Физик мөмкинлекләре чикле яшьләр арасында үткәрелгән проектларда да җиңгәнем бар. Россия Сынлы сәнгать академиясенең Рәхмәт хатына лаек булдым. Барысын да аяк белән эшлим: урын-җирне җыям, текст язам, баштарак пластилиннан әвәли, кәгазьдән фигуралар кисә идем. Картиналарымның саны да күптән йөздән артты инде. Рәсемнәремнең фотоларын интернеттагы битемә куям, яхшы бәяләмә язалар. Кайчак бүләккә майлы буяулар, пумала, киндер салалар. Үзем кебек ихлас күңелле дусларым арта бара...
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|