поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
03.08.2008 Җәмгыять

КАЗАНДА ЯЛ ИТҮ КҮПМЕГӘ ТӨШӘ?

Җәйнең соңгы ае – август. Ял итеп калырга өлгерер чак. “Пролетариат” нәкъ шушы вакытта отпуск алырга ярата. Студентлар июльдәге кызу практикадан соң каникулга тарала, укучылар ялының да иң рәхәт чагы… Бакчадагы вак-төяк эш үткәндә калып, җиләк-җимеш җитешкән чак, җәй белән саубуллашу ае бит ул август.

 

Кемдер диңгез ярын сайласа, гади авыл баласы әллә кая китә алмый. Хәтерлим: кечкенә чакта, Казан каласын күреп кайту да зур бер вакыйга була иде минем өчен. Әтием һәр җәйне, ике кулына ике кызын җитәкләп, шәһәр белән таныштырып йөрде. Анысы ерак үткәндә… Хәзер Татарстан башкаласы белән шундый “танышу” күпмегә төшә икән, шуны санарга булдым.

 

ТАРИХТАН БАШЛАП…

 

“Сәяхәт”, гадәттә, тарихи урыннарны барлаудан башлана. Берничә ел элек Казан Кирмәненә керү түләүсез булса, быел акча янчыгыңны җәебрәк йөрергә туры килә икән. Чөнки анда да билет алып керәсе, өлкәннәргә - 20, балаларга 10 сум, әгәр син сугыш ветераны, инвалид яки балалар йортында тәрбияләнүче ятим булмасаң. Аларга керү бушлай. Кирмән тарихын сөйләтәсең килсә, янә 300 сум түләргә кирәк булачак. Минемчә, Казан тарихы язылган берәр китап сатып алу кулайрак. Арзанга төшә – монысы беренчедән, икенчедән – Казанга булган сәяхәтеңнән истәлек кала. Төнге Казанны Кирмән стенасыннан карыйм дип, минем кебек көлкегә калмагыз тагын. Кертмәячәкләр. Әлеге территориягә теләсә-кайчан килеп йөреп булмый. Касса эшләгәндә кереп калсаң гына.

 

Кирмән каршында урнашкан милли музейга телисеңме? Рәхим ит. Әлеге бина ялсыз эшли. Өлкәннәргә – 50, студентларга – 40, укучы һәм инвалидларга – 25 сумга билет сатыла. Шундый бер кызык факт: әлеге бәяләр Русия Федерациясе гражданины өчен генә гамәлдә. Паспортыңда чит ил штампы торса, билет бәясе – 150 сум. Өч мәртәбә кыйммәтрәк дигән сүз. Һәр айның беренче чәршәмбесендә, 14:00 сәгатькә кадәр музейга керү бушлай. Кассир апа әйтүенчә, халык шимбә көннәрендә аеруча күп йөри икән. Иркенләп йөрисең килсә, атна уртасында килү мәслихәт. Берәр экспозиция янында фотога төшәргә теләсәң, янә 30 сумыңны чыгарырга туры киләчәк, видеосы 20 сумга кыйммәтрәк – 50 сум тәшкил итә. Мәктәп укучылары җыелышып килгән очракта, билет бәясенә өстәп, экскурсиягә заказ бирергә мөмкин. Анысы, 20 кешегә кадәр булган төркем өчен, 500 сум тора.

 

Кирмәндә урнашкан “Эрмитаж - Казан”га керү бәясе – 20-80 сум. Музей бәяләре Казанда кыйммәт йөри дип әйтү мөмкин түгел. Гомумән, Казан күрергә килгән кеше берәр музей күреп кайтырга тиеш. Тарих белән күзгә-күз очрашкан кебек буласың, күзаллау даирәң киңәя. Шунсыз экскурсия тулы булмый.

 

Бауман урамыннан атламасаң, Казанда булдым дип әйтмә дә инде. Әле ярый анда йөрү түләүсез. Урам сәгать яныннан башлана. Андагы халы-ы-ы-к! Очрашу билгеләү урыны ул. Кеше шунда таныша, шунда очраша… Сеңлем кунакка килсә, бу урамны таптамый калмыйбыз. Чөнки “Макдональдс” таптырып үзәккә үтә. Бәлки, шуңадыр, Америка кухнясының гамбургерлары, фри бәрәңгесе бәясенә битараф кала алмыйм. Ике кешелек ашау, кимендә, 300-350 сумга төшәчәк. Инде тамак туйгач, “Макдональдс”тан чыгасың да тук кыяфәтең рәсемен ясатасың. Әйе, әлеге “ашханәдән” ерак түгел рәссамнар кәсеп итә. Сурәтең өчен тагын 100-150 сум санап бирергә туры киләчәк. Бауманда “Балавыз сыннар музее”, “Кунсткамера”, төрле күргәзмә заллары да бар. Бәяләре 50-150 сум. Бу айда “Балавыз сыннар музеенда” тарихта иң зур эз калдырган сәясәтчеләр күрсәтелә. Путин, Ельцин яисә Сталин белән фотога төшәсегез килә икән, рәхим итегез. Чынлап тере Путин белән төштем дип ышандыра аласыз аннан дусларыгызны...

 

Шәхсән үземә Бауман урамындагы фонтаннар һәм карета ошый. Җырчыларыбыз язылган йолдызларны аяк астыннан гел күзем белән чүпләп йөрим, өсләренә бассам, үпкәләрләр сыман. Ә менә үзәк урам минусы – хәер сорашучы кара халык. Итәгеңә ябышып, ярты урамны узганчы ияреп бара, әмма акча алмыйча китми алар.

 

Фонтаннарны Камал театры каршында карап хозурлану да мөмкин. Аеруча кич белән. Су тамчылары төрле төстәге ут уенына ияреп, төрле якка сибелә. Искиткеч күренеш!

 

БЕГЕМОТ СУДАН ЧЫККАН

 

Узган ел “Шүрәле” дип аталган паркны быел “Кырлай”га үзгәрттеләр. Исеме үзгәрсә дә, эче шул ук. Хәер, бер яктан бу паркның өстенлеге бар: бәяләр көн саен котырып үсми. Ачылгач та, аттракционнар кыйммәтрәк иде. Иң кыйммәте – “Оча торган тәлинкә” аттракционы – 120 сум. Йөрәгең нык булмаса, утырма икән анда. Әллә өч минут әйләнә шунда, әллә биш… Тик ул минутлар сәгатькә тиң була. Күккә күтәрелеп, башың белән аска таба әйләнә башлагач, бөтен белгән догалар искә төшә. Рәнҗеткән кешеләреңнән күңелдән гафу үтенәсең… Яныңда кемдер чиный, икенче ягыңда утыручы кычкырып елый… Уф! Инде үлдем, дигәндә генә, җиргә төшерәләр. Исән-имин чыккач, яшәү тәмен аңлый башлыйсың, тезләр калтыравы тагын бер-ике минут дәвам итә әле. Кыскасы, адреналин кирәк кешегә менә дигән!

 

Балалар өчен булган аттракцион бәяләре – 30-80 сум. Әйтик, 40 сумга карусельдә әйләнергә, 30 сумга мылтыктан атарга мөмкин. Казан күрергә килгән кеше зу-у-р тәгәрмәчкә утырмый калмый. Анысы – быел 80 сум. Шул ук бәягә, фотога төшереп, шунда ук ясап та бирәләр.

 

Парк иртәнге 10нан төнге 2гә кадәр эшли. Кичен сыра елга булып ага, исерек яшьләр кайнап тора. Шунда ук дискотека эшли. Мәхшәр. Көндез килергә киңәш итәм.

 

Парк артында гына пляж. Комда кызын, суда коен. Диңгез ярың бер кырыйда торсын! Шунда ук катамаран (2 кешелек су велосипеды) алып йөзәргә мөмкин. 40 минуты – 100 сум.

 

Цирк тәлинкәсе дә игътибардан читтә калмас дип уйлыйм. Анда 31 августка кадәр “Диңгез уеннары” (“Морские забавы”) дигән программа куелачак. Билет бәяләре кызыксындырамы? Урынына карап, 150 сумнан башлап, 500 сумга кадәр.

 

Казанда зоопарк та бар бит әле. Ул хәзер элеккегедән күпкә чиста. Мин килгәндә, гел су астында качып калучы су сыеры (бегемот) бу баруымда алагаем зур артын рәшәткәгә терәп басып тора иде. Судан чыккан, ниһаять. Күпме генә көтсәм дә, барыбер алдын күрә алмадым. Тагын барып карамыйча булмас. Ике ап-ак пеликан да – күз явын алырлык күренеш. Курыкмыйлар да. Хайваннар аздыр инде дип барган идем, ахырга кадәр карап та бетерә алмадым. Бик күп! Аннары, читлек эчендә әрле-бирле йөрүләре – бик жәлләтә торган күренеш. Бирегә 7 яшькә кадәр балалар бушка керә ала, ә менә ул баланы ияртеп килүче өлкән яшьтәге кеше 120 сум түләячәк.

 

Быел гына белдем, тагын бер күңелле чара бар икән шәһәребездә. Теплоходта Болгарга барып кайтырга мөмкин. Сәяхәт 9 сәгатькә сузылачак. Билет бәясе бер кешегә – 430 сум.

 

Килгән-килгән колхоз базарына керми генә кайтып китү дә ярамас. Мәктәп кирәк-ярагына бәя котырып үсә башлаганчы хәстәрен күрү хәерле, дип әйтүем. Көнлек туклану өчен дә чыгымнар зур булыр. Авылдагы ипи бәясе белән Казанныкы аерыла. Акча янчыгының бер почмагына беркадәр сумманы шуның өчен бүлеп калдырыгыз.

 

Шәһәрнең бер ноктасыннан икенчесенә күчеп йөри-йөри юл бәһасе дә үзен сиздерер әле. Үземә көненә 45-60 сум акча кирәк. Чөнки маршруткалары – 15, трамвай-троллейбуслары – 10, газель-таксилар – 20 сум. Көне буена бер генә җиргә барып кайту белән чикләнеп булмый. Метрода әллә кая китә алмыйсың. Ә икешәр кеше Казан карап йөри башласа, ничә йөз сум чыгасын үзегез чамалагыз.

 

Казанда күңел ачу үзәкләре бихисап. Аквапарк, кинотеатр, яшьләр өчен дискотекалар… 10 августка кадәр дельфинарий эшләячәк. Барысын да язып бетерү мөмкин түгел. Бераз күзаллау өчен, төп ял итү урыннарын барладым. Үзебездә дә рәхәтләнеп ял итеп була – ышаныгыз. Балаларын Казан күрсәтергә алып килергә теләгән ата-ана өчен, әлеге “бәяләр дәфтәре” беркадәр ярдәмлек булыр дип уйлыйм. Күңелле ял сезгә, кадерле кунаклар!

Эльвира ФАТЫЙХОВА
Безнең гәҗит
№ 30 | 30.07.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы