|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.05.2023 Фаҗига
Яна башлаган йортын үзе генә сүндерергә уйлаганРоссия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсенә Авыргазы районының Степановка авылындагы бер йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Урынга оператив янгын сүндерүчеләр һәм башка ашыгыч хезмәтләр җибәрелгән. Мәйданы 6х10 м зурлыктагы агач йорт янган.
1967 елгы йорт хуҗасы янгынны үзлегеннән генә сүндерергә уйлаган. Нәтиҗәдә бик нык тәне пешеп, аны Стәрлетамак шәһәре дәваханәсенә алып киткәннәр.
Янгынны сүндерүдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 7 кеше һәм 3 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|