|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.05.2023 Хәвеф-хәтәр
Балалар утырган автобус йөк машинасына бәрелгән, утыздан артык кеше зыян күргән
Төркия көнбатышындагы Балыкесир провинциясендә җомга көнне ким дигәндә 33 кеше, күбесенчә балалар, юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән. Бу хакта «РИА Новости» Төркиянең «Anadolu» агентлыгына сылтама белән хәбәр итә. «Лицей укучылары утырган автобус Бурса-Балыкесир трассасында Сусурлук авылы янында шул ук юнәлештә бара торган йөк машинасына бәрелгән», – дип хәбәр итә агентлык.
Һәлакәттә автобус йөртүчесе, лицей хезмәткәре һәм 31 укучы зыян күргән. Аларның тормышына куркыныч янамый. Урынга килгән провинция губернаторына юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүматлар җиткерелгән, дип китерә әлеге хәбәрне Татар-информ.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|