|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.05.2023 Фаҗига
Юлда ике кеше һәлак булган
Башкортстанда ике юл-транспорт һәлакәтендә ике йөртүче һәлак булган. Бу хакта Башкортстанның ЮХХДИ башлыгы Владимир Севастьянов хәбәр итә. Кич белән Туймазы районының Константиновка авылында «Лифан» автомобиленең 67 яшьлек шоферы борылышта юл читенә чыгып очкан. Юл-транспорт һәлакәтендә йөртүче урында ук һәлак булган. Ир-егетнең җиде капчык арпа ташыганы билгеле. Беренчел мәгълүматларга караганда, артык йөкләнеш һәм тизлекнең әлеге участокка туры килмәве үлемгә китерүче авариянең сәбәпләре булырга мөмкин.
Авыргазы районында Толбазы-Красноусол юлының 9нчы километрында 70 яшьлек Стәрлетамак кешесе «Лада Гранта» руле артында борылышта юл билгесенә бәрелгән, аның машинасы юл читенә тәгәрәгән. Юл-транспорт һәлакәтендә хәвефсезлек каешын эләктермәгән ир ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, аның сәламәтлеге белән проблемалар булган. Руль артында аның хәле начарланган дип фаразлана. Суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.
Юл-транспорт һәлакәтләре фактлары буенча тикшерүләр үткәрелә.
Фото: gorobzor.ru сайтыннан.
Автор:Ример Насретдинов
--- |
Иң күп укылган
|