|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.03.2011 Җәмгыять
Аракы бәясе артса, ни була?2014 елда ярты литрлы бер шешә аракының бәясе 400 сумга җитәргә мөмкин. Илнең Финанс министрлыгы казнаны баетуның яңа ысулын уйлап тапкан. Түрәләр алкоголь эчемлекләр, тәмәке һәм газга салымны арттырырга тәкъдим иткән. Иң зур керемне аракыдан алмакчылар. Киләсе елның җәендә үк аның бәясе 200 сумлык чикне узачак, дип фаразлана. Сезнеңчә халык азрак эчә башлармы? Илфар ХӘЛИМУЛЛИН, Татарстан ЭЭМның Кулланучылар базарындагы хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе җитәкчесе:
– Аракы эчүдән туктаганнары юк иде әле. Әллә нинди законнар чыгарсалар да, кеше алкогольдән баш тартмый. Шуңа күрә күпме генә тырышсак та, без бу афәтне җиңә алмабыз, мөгаен. Аңа каршы бөтен халык белән бергә чыгарга кирәк. Аракыга бәя күтәрелсә, кеше техник спирт, көнкүреш химиясе ише очсыз катнашмалар эчә башлаячак. Нәтиҗәдә исә хәзер кимүгә таба барган ялган алкоголь эчемлекләр куллану күрсәткече дә артырга мөмкин.
Гөлнара САБИРОВА, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе:
– Бүген Россиядә яшәүче һәр кеше елына уртача 15-18 литр алкоголь эчемлек куллана. Бу Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы күрсәткечләренә караганда, нормадан ике тапкыр күбрәк. Ә республикада эчүчелектән килгән икътисадый зыян елына 11,7 миллиард сум тәшкил итә. Проблеманы аракы бәясен күтәреп кенә җиңеп булмый, монда комплекслы чаралар күрергә кирәк. Бүген, мәсәлән, сыра эчүчеләргә игътибар итүчеләр аз. Ә аны ил халкының 75 проценты даими рәвештә куллана. Спиртлы эчемлекләр, шул исәптән сыраны көн саен эчүчеләрнең 33 проценты – егетләр, ә 20 проценты кызларга туры килә. Тырыша торгач, кичке уннан иртәнге унга кадәр спиртлы эчемлекләр сатуны тыйдылар бит. Гомумән бу проблеманы законнар белән генә хәл итеп булмый, дип саныйм. Кеше үзе моны аңларга тиеш.
Резидә ХАМРАЕВА, психолог:
– Элек заманда аракыны тыючы “коры закон” кертеп карадылар. Тик кеше барыбер аракы эчүнең яңа ысулларын тапты. Эчүчелекнең соңгы чигенә барып җиткәннәрне нишләтсәң дә, кире тормышка кайтарып булмый инде. Ә бу юлга кереп кенә баручыларга ярдәм итәргә мөмкин әле. Мондый карарлар кабул иткәндә, кешенең физик кына түгел, психологик халәтен дә истә тотсыннар иде.
Раил САДРИЕВ, Буа дәүләт драма театры директоры:
– Россия халкы аракы белән агуланган инде ул. Бездә спиртлы эчемлекләр беркайчан да бетмәячәк. Бер мәзәктә әйтелгәнчә, кайда аракы – шунда Россия. Аракы бәясе кыйммәтләнү начар һәм сыйфатсыз спирт артуга гына китерәчәк. Көмешкә куучылар да күбәячәк. Россиялеләрнең күпчелеге депрессия хәлендә яши, алар үземне юатам, тынычланам, дип аракыга ябыша. Безнең илдә эчүчелекнең сәбәпләре күп төрле, бәяләрне күтәргәнче, шуларны бетерү юнәлешендә эшләсәк яхшырак булыр иде.
Ләйсән ГЫЙЛӘҖЕВА, авылда укытучы:
– Бәяләрне тизрәк арттырсыннар иде. 400 сумга кадәр генә түгел, 1 мең сумга җитсен. Мин риза. Бәлки, чыннан да, урамдагы исерекләр саны кимер. Минемчә, безнең илдә башкача мөмкин дә түгел. Халыкны кулына сугып кына өйрәтергә була. Алкогольгә бәя күтәрү белән беррәттән, көмешкә сатучыларга да җаваплылык кертсеннәр. Тирә-күршедә яшәүчеләргә, мәсәлән, “идән асты” заводы тотучылар хакында хәбәр итү мөмкинлеге тудырырга кирәк. Авыл халкы моңа ике куллап риза.
|
Иң күп укылган
|