поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.05.2023 Җәмгыять

Ушкитмәле идея, яки татарлар Филипп Киркоровка һәйкәл куярга тели...

Җәмгыятебез тагын бер ушкитмәле идеяга баеды бит әле. Мәскәүдәге татарларның милли конгрессы Россиянең халык артисты Филипп Киркоровка һәйкәл куярга ниятли, бу эштә зур ярдәм күрсәтергә әзер. Оешманың җитәкчесе Рөстәм Ямалиев моны бик кызык аңлата, имеш, җырчы илебез эстрадасы патшасы булып тора, ул күп тапкыр концерт белән Кырымга һәм Донецкка барган, Казанда да еш була.

Шунысын да әйтергә онытмаган, Филипп Киркоровның әтисе Бедрос Кироков татарның милли конгрессы өчен чит кеше түгел, ул координация берлегенең актив әгъзасы, ә аның булачак хатыны Олеся Иванова ТМКның Казандагы бүлеге белән идарә итәчәк. Һәйкәлне Мәскәү янындагы Красногорск шәһәрендә куярга телиләр. Бүгенге көндә Татарның милли конгрессы һәм аның составына кергән 5 иҗтимагый оешма шәһәр һәм өлкә хакимиятенә тиешле хат язган. Ямалиев әйтүенчә, документлар артыннан Бедрос Киркоровның никахтан тыш туган улы һәм Филипп Киркоровның бертуганы Александр Матвеев йөри икән. 
 
Бүтән эшегез юк мени, дип сорыйсы килә кайбер шәхесләрдән. Кайвакыт шушындый Татарларның милли конгрессы дигән оешмаларның махсус рәвештә халыкны эчтән таркату өчен уйлап чыгарылганлыгы аерым-ачык күренә башлый. Разил Вәлиевка яисә Ринат Ибраһимовка һәйкәл ачарга дисәләр, аңлар идем әле, ә менә Филипп Киркоровның татар милләтенә ни катнашы бар икәненә һаман да төшенә алмыйм. Бу идея чын йөрәктән яңгырадымы икән соң, әллә милли конгресс шул рәвешле үзенә пиар ясап, Киркоровлар гаиләсенә узып кермәкчеме? Миңа калса, шушы тәкъдиме белән Мәскәүдәге әлеге иҗтимагый оешма үзенең эшчәнлеген нульгә тапкырлады, бөтенләй юк итте дисәм дә ялгышмам. Соң ул Филиппның да, Бедросның да татар милләтенә ниндидер файдасы тияргә тиеш бит инде, һәйкәл кадәр һәйкәл куярга уйлагач. Бездә әлегә алардан мең мәртәбә күбрәк эшләгән кешегә ул кадәр игътибар юк. Бөтенләй әлеге инициативага татарларны кыстырмасалар, тагы да әйбәт булыр иде, бәлки шулай узып та китәр. Милли оешма булып теркәлдең дә, теләсә нәрсә кычкырып йөрергә ризалык алдың дигән сүз түгел бит әле ул. Әллә ничә миллион татар исеменнән сүз әйтергә аларның хокукы юк. Әле шунысын да белдем, Филипп белән Бедрос Киркоровлар милләте буенча бөтенләй әрмән икән. Алар үзләрен Болгариядән дип йөри, тик бу легенда гына булып чыкты. Әрмәннәр егетләрне рәхәтләнеп безнеке, ди, фамилияләре дә Киркорян булган дигән сүзләр әйтәләр. 
 
Филипп Киркоровка һәйкәл куюны адәм мәсхәрәсе дип атаучылар байтак. Россия Дәүләт думасы депутаты ярдәмчесе Раил Шәмсетдинов фикеренчә, гадәттә андый нәрсәне бөек шәхесләргә багышлыйлар, әгәр инде аны татарларның милли конгрессы тәкъдим итә икән, җырчының милләтебез өчен эшләгән файдалы гамәлләрен атап үтсен. Берәр мәчет салганмы ул, китап чыгарганмы, дәреслек эшләгәнме, атаклы татар мәгърифәтчесе булганмы – моның кайсысы Филипп Киркоровка туры килүе аңлашылмый. Аның Казанга килүе дә шул акча эшләүгә кайтып кала бит инде. 
 
Бу темага кагылышлы сорауны кемгә генә бирмәдем, барысы да шаккатты. "Казан утлары" журналының җаваплы сәркатибе, язучы Вакыйф Нуриев исә үзенчә ярып салды:
—    Бу акылга сыймаслык хәл. Мин, гомумән, ул Мәскәүдәге милли конгрессның мәгънәсен аңламыйм. Нигә кирәк алар? Әйдә, кылансыннар инде шунда!
 
Ә менә күп еллар татар милләтен данлаучы “Манзара” спорт һәм музыка премиясе җитәкчесе Айдар Шәймәрданов монда бернинди дә проблема күрми. Аның әйтүенчә, бездә мәчегә дә, күсегә дә, кошларга да һәйкәл куялар, Филиппка да булсын. Хайваннарга эшләгәнне, җырчыга кызганып ятмыйк инде дип чакыра ул. 
Анысы шулай, тик менә татарлардан чыккан тәкъдим булуы гына күңелгә шом сала. Милләтне саклап калу, аны үстерү буенча эшләү урынына безгә бер файдасы да килмәгән җырчыларга һәйкәл кую бер дә килешә торган эш түгел.
 

Рәсим ХАҖИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 03.05.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»