|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.05.2023 Җәмгыять
Ваннага утырып юлга чыкканКраснодар краенда яшәүче ир авылы урамнарыннан моторлы ваннага утырып узган. Бу хәл Крылов районында 1 майда теркәлгән. “Юл-патруль хезмәткәрләре кулдан ясалган транспорт чарасының юл хәрәкәтендә катнашуын тыйган”, – диелә Кубань Дәүләт автоинспекциясенең Телеграм-каналында. Двигателе һәм Suzuki скутеры корпусының аерым детальләре ваннага эретеп ябыштырылган. Үзе ясаган “транспорт” белән идарә итүче теле әйләнмәгән ир лаякыл исерек булган. Вакыйга урынында да, дәваханәгә барып та медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан.
Иргә карата административ хокук бозу турында протокол төзегәннәр.
Фото: видеодан скриншот
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|