поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.05.2023 Җәмгыять

Май ае үзгәрешләре: пенсия тупланмасы югалмаячак, балаларга вейплар сату тыела, ярдәм чаралары алу гадиләштерелә

* 1 майдан бары тик «Россия почтасы» гына пенсияне өйгә китерәчәк яки касса аша биреп җибәрәчәк. Моңа кадәр бу эш белән, почтадан тыш, башка оешмалар да шөгыльләнгән. Шул ук вакытта кайберләре, кыенлыклар алдында калып, әйтик, язгы ташу чорында махсус техника таба алмыйча, ерактагы авылларга пенсияне вакытында китермәгән. Шуңа күрә хәзер акчаны фәкать почта гына өләшәчәк.

* Хәрби хезмәткәрләрне һәм ихтыяриларны, шулай ук югары вазыйфа биләүчеләрне халыкара органнарның җинаять эзәрлекләве турында хаксыз карарларын үтәүгә ярдәм иткән өчен җаваплылык кертелә. Моның өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Ә моңа кадәр Президентка, чит илләрнең законсыз карарлары яки Россиягә каршы гамәлләре очрагында, илне һәм кешеләребезне яклау вәкаләтләрен биргән закон үз көченә кергән.
 
* Пенсия тупланмасы югалмаячак. Россия Казначылык хезмәтенә тупланма пенсия резервын булдыруга иминият взносларын урнаштыру вәкаләтләре тапшырыла. Закон пенсия тупланмасы югалмауны һәм, вакыты җиткәч, кешеләрнең үзләренә бирүне тәэмин итәргә тиеш.
 
* Товар билгесе яңача теркәлә. Хәзер товарның географик атамасының җитештерү урынына туры килүе кирәк булачак. Шулай итеп, кулланучыны алдауга киртә куелачак.
 
* Банкларга вафат булган клиентлары турында мәгълүматлар тапшырылачак. Федераль салым хезмәте үлгән кешене салым исәбеннән төшерү турында банкларга хәбәр итәргә тиеш. Шуннан соң кредит оешмалары аның счетлары буенча барлык исәп-хисапны туктатачак. Шул ук вакытта бу мәгълүматлар салым серенә кертелә. Шулай итеп, үзгәрешләр үлгән кешенең банк картасыннан файдалану мөмкинлеге бирмәячәк.
 
* Террорчылык, диверсия һәм дәүләткә хыянәт иткән өчен җәза чаралары көчәйтелә. Мәсәлән, шпионлык иткән өчен, чит ил кешеләренә дәүләт сере булып торучы мәгълүматлар тапшырган өчен, дошман ягына күчкән өчен гомерлек төрмә җәзасы каралырга мөмкин.
 
* Каты авырулы балаларга ярдәм итү максатыннан, махсус мәгълүмат ресурсы булдырыла. Анда даруларны, медицина кирәк-яраклары, техник реабилитация чараларын кайсы оешмалардан табып булу, кайтару вакыты турында мәгълүматлар күрсәтеләчәк.
 
* Балаларга вейплар сату тыела. Балигъ булмаганнарны тәмәке, кальян һ.б. тартуга җәлеп иткән өчен штраф күләме 5 мең сумга җиткерелә. Ә әти-әниләрне шундый ук гамәле өчен 7 мең сумга кадәр акчасыннан колак кактырачаклар. Балаларга мондый продукция һәм җайланмалар саткан өчен дә җәза чарасы кырысландырыла: штраф 600 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Моңа кадәр балаларга вейплар (шул исәптән никотинсыз) һәм аларга кирәк-яраклар сатуны тыйган закон үз көченә кергән.
 
* Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм чаралары алу гадиләштерелә. Хәрби хезмәткәрнең кайда икәнлеге турында алты ай буе хәбәр булмаса, ул, суд тәртибендә, хәбәрсез югалган, дип танылырга мөмкин. Махсус операциядә катнашучының үлеме турында белешмәләрне медицина оешмалары гына түгел, вәкаләтле затлар да бирә алачак. Туганнарының социаль түләүләр алуын җиңеләйтәчәк бу.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.05.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»