поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.03.2011 Медицина

Сәламәтлекне сатып алып булмый! Инвалидлыкны була...

Дус егет киңәш сорап, төгәлрәк әйтсәк, фикеремне белергә дип шалтырата: «Саклык кенәгәмдә 100 меңләп акчам бар. Уйладым, уйладым да, шул акчага инвалидлык сатып алырга булдым. Синеңчә ничек, дөрес эшлимме?» Аңа: «Тәгаен генә берни дә әйтә алмыйм, мондый мәсьәлә белән очрашканым юк, белгәнрәк кеше белән киңәшләшеп кара», – дип җавап бирдем дә, телефон трубкасын куйгач, уйлап куйдым: «Ә бит бу бер дә начар фикер түгел!»

Бүгенге көндә тиешле кешесенә ришвәт биреп, инвалидлык сатып алып булганлыгы беркемгә дә сер түгелдер. Үзем бу өлкәдә дә ришвәтчелеккә урын булуын хастаханәләрдә ятканда төрле авырулардан ишетеп белдем. «Безнең ВТЭК әгъзалары шул эштә тәмам баеды, үзләренчә бизнес эшләп яталар. Икенче белән өченче төркем инвалидлык аукционнан җибәрелгәндәй сатыла. Кем күбрәк түли, кәгазьләре шулкадәр тизрәк әзер була. Беренче төркемгә карата ничектер әйтә алмыйм, шунысы хак – аягы өзелгәннәр, аягы үсмәдеме икән, диптерме, ел саен күренеп торырга тиешләр. Аларның шул рәвешле азапланып йөрү-йөрмәү мәсьәләсен дә ришвәт хәл итә ала торгандыр», – дип сөйләгән иде таркау склерозлы Женя. Эпилепсиядән интегүче Наил абыйның болай сөйләгәне истә: «Безнең ВТЭК табибы милициягә: «Бер миллион акчамны урладылар», – дип шикаять язган булган, аңа шулкадәр акчаның каян килгәнен тикшерә башлагач, шикаятен кире алган. Шул хәлдән соңдырмы, тагын башка чакта авызы пешкәндерме, ул ришвәт алуның яңа ысулларын уйлап тапкан. Мин икенче төркемемне озайтырга дип кергән идем, өстәлгә шакып утырды да, төркемне өченчегә калдырып, борып чыгарды. Ахырдан белдем: өстәлгә бармагы белән ничә тапкыр шакый – шулкадәр акча бирергә кирәк икән». Соңрак йөгереп, җир бетереп йорт эшләрен эшләп йөргән «беренче төркем инвалидларга» бармак төртеп күрсәткәч, бу хәлгә тәмам ышандым.

 

Өстәмә дәлилләр эзләргә форумнарга «кереп киттем». Монда да инвалидлыкны сатып алу төрләре, алымнары, хаклары турында уртага салып сөйләшүләр алып барыла. Беренче төркемне сатып алу шактый кыен икән. Бу эшне башкарып чыгу өчен, дөрестән дә, җитди чирең яки аны дәлилли торган расланган белешмәң булуы зарур. Акчаң булса, андый белешмәне бернинди проблемасыз ясатып булганын аңлатып торырга кирәк түгелдер. Шулай да табиблар беренче төркем инвалидлыкны ясарга артык ашкынып тормыйлар. Алар бу адымга кулларыннан эләктермәячәкләренә ныклы гарантия булганда гына бара. Курка-курка бер беренче төркем эшләгәнче, куркынычы азрак булган ике икенче төркем яки дүрт-биш өченче төркем ясап биреп тә шулкадәр үк акча эшләп була бит. Әмма беренче төркем инвалидлар да акча түләгән очраклар бар икән. Алар инвалидлыкны ясауның тизлеге, бер табибтан икенчесенә «типкәләп» йөрелмәү, озын-озын чиратларда утырып вакыт һәм нервларны бетермәү, ахыр чиктә, ВТЭК табибының чыраенда «тагын бер керемсез клиент» дигән сыман нәфрәтле һәм түбәнсетүле төсмер күрмәс өчен акча чыгарып сала. Бәясенә килгәндә, иң җитди төркемне 80-100 меңгә ясатырга була дип язылган.

 

Форумда эч серләрен бүлешүчеләр сүзенә караганда, икенче төркем шактый популяр санала. Чөнки икенче төркем инвалидка канун тарафыннан эшләү хокукы бирелгән. Беренче төркем инвалидка да эшләргә ярый, әлбәттә, ләкин ул өендә торып яки инвалидлыгын сатып алган очракта, качып кына эшли ала. Беренче төркем инвалид башы белән бөтен кеше алдында эшләп йөрмәс бит инде! Икенче төркем шунысы белән яхшы: бу – эшләгән җиреңнән хезмәт хакы да аласың, инвалидлык пенсиясе дә килеп тора дигән сүз. Ләкин монда бер проблема баш калкыта – икенче төркем инвалидка эш табу кыенлаша. Дәүләт оешмалары да, шәхси эшмәкәрләр дә инвалидларны эшкә алуны өнәп бетермиләр: беренчедән, бу инвалидның сәламәт кешегә караганда начаррак эшләү ихтималлыгы белән, икенчедән, авыру кешегә теләсә кайсы вакытта дәвалану кирәк булу ихтыяҗыннан чыгып аңлатыла. Әмма, «Тырышкан – табар», диләр бит, яхшы белгеч булсаң, инвалидлыкка карамастан, эш табуы бик үк авыр түгелдер, минемчә. Теләгәннәр бу төркемне 50-60 меңгә юнәтә ала диелгән. Барысы да нинди табибка эләгүеңнән һәм берәр нинди чирең булу-булмавыннан тора.

 

Өченче төркем – иң сатыла торган төркем. Аны эшләтү өчен 20-30 мең сум акча һәм җитди булмаган чирең булуы мәслихәт икән.

 

Инде дустымның соравына кире әйләнеп кайтып, инвалидлык сатып алырга тәвәккәлләсә, аңа кайсы төркем туры килгәнен ачыклап карыйк. Моның өчен гади арифметика кулланабыз. Беренче төркем өчен аның банктагы бөтен акчасы кереп китәчәк. Яшәү төбәген, дустымның яшен һәм эш стажын исәпкә алганда, беренче төркем инвалидлык өчен аңа якынча 7-8 мең сум пенсия тәти, димәк, аның акчасы 13-15 ай эчендә артыгы белән кире кайтачак. Ләкин бу бик үк уңышлы вариант түгел. Беренчедән, аны юнәтүе кыен, икенчедән, эшләү мөмкинлеге чикләнгәч, ул 7-8 меңгә генә ничек яшәп булсын; өченчедән, дустым бер урында утыра торганнардан түгел, эш тә ярата.

 

Дустым икенче төркемгә исәп тотса, аның ярты акчасы китеп, ул 10-12 ай эчендә үз-үзен аклаячак, чөнки бу очракта аңа 5 мең сум чамасы пенсия эләгә. Алга таба аның 15 мең хезмәт хакына пенсиясе дә кушылып барып, керемнәре бермә-бер арта булып чыга. Тик, инвалидлык эшләткәч, аны эшеннән кусалар һәм башка җиргә алмасалар?! Кыскасы, бу вариант та артык ышанычлы түгел.

 

Өченче төркем инвалиды буларак, дустыма 2-3 мең пенсия исәпләнелер иде. Аны сатып алса, дустымның тоткан 30 мең акчасы елдан артык вакыт эчендә кире әйләнеп кайтачак. Иң уңышлысына охшаса да, бу вариантның да тискәре яклары бар. Беренчедән, җиңелрәк формада булса да, анда да эшкә урнаша алмау проблемасы саклана. Икенчедән, шул 2-3 мең өстәмә керем өчен «инвалид» атын күтәреп йөрергә дә кирәк бит! Шулай уйладым да, дустыма шалтыратып, фикереннән баш тартырга, инвалидлык өлкәсенә «борынын тыкмаска» киңәш иттем. «Яшь, таза, сау-сәламәт килеш инвалид булып йөрү ниемә кирәк ул?! Тормышка сокланып, эшли алганыңа шатланып, шундый юл белән юнәткән җиңел акчаларга кызыкмыйча яшәргә кирәк. Аты булгач, чире дә ябышырга күп сорамас», – дигәч, дустым уеннан тәмам кире кайтты төсле.

 

ВТЭКлардагы ришвәтчелеккә килгәндә, аны хәл итүне алдынгы рәткә куярга кирәк. Комиссиядә утыручы ришвәтчеләрне кулларыннан тоткан очраклар күп түгел, аларны чын җәзага тарткан очраклар тагын да азрак. Менә берничә мисал. Узган ел Ярославль өлкәсе суды комиссия әгъзалары булган невропатолог белән хирургны өч елга ирекләреннән мәхрүм иткән иде. Алар тумыштан авыру баланың инвалидлыгын озайту өчен акча таләп иткәннәр. Бу – сирәк очракларның берсе, гадәттә, ришвәтче-табиблар шартлы җәза һәм штраф белән генә котыла. Казанда узган айда медик-социаль тикшеренү бюросына караган ике күз табибы кулга алынды. Алар инвалидлык эшләп бирү өчен 13 мең сум ришвәт алуда гаепләнә.

 

Сөйлибез, беләбез, күрәбез, ләкин проблема яши бирә. Монда гаеп кешеләрнең үзләрендә дә, коррупция белән көрәш өчен җаваплы органнарда да бар. Беренчеләре, моңа риза булып, ришвәт бирүләрен дәвам иттерсәләр (чөнки үз проблемаларын хәл итү алай күпкә җиңелрәк); икенчеләре әллә белеп бетерми, әллә проблемага артык игътибар бирми. Хәзер ул комсыз ВТЭК әгъзалары, сәламәт кешеләрне инвалидлыкка чыгару өчен алынган ришвәткә генә риза булмыйча, чын инвалидлардан да акча өмет итеп утыра башладылар. Хастаханәләрдә бергә яткан бүлмәдәшләрем сүзләренә караганда, оятларына бер дә көч килмичә, инвалид кешегә: «Акча түләмәсәң, инвалидлык дәрәҗәсен киметәм яисә бөтенләй бетерәм», – дип әйтеп утыручылар да бар икән. Авырудан акча таләп итү – оятсызлыкның биек ноктасы инде.

 

«Тотылмаган – карак түгел», – диләр. «Каракның бүреге яна», – дип тә әйтәләр. Бу әйтемнәрне комсыз, кансыз ришвәтчеләргә дә карата кулланырга була. Ришвәтченең «бүреге янганын» көтеп утыру дөрес булмас, диктофон һәм яшерен видеокамералар белән коралланып, аларның бүлмәләренә юнәлергә кирәк. Бернидән дә курыкмыйча, авыз күтәреп, ришвәт суммасын турыдан-туры әйтүчеләрне коры суга чыгарырга диктофон; остарып бетеп, бәяне бармак, ишарәләр белән күрсәткәннәренең чын йөзен ачып бирергә сумка ярыгы аша «күзен» төбәгән видеокамера ярдәм итәр. Коралландык та алга!


Айнур ГАЛИМОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»