поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.03.2011 Җәмгыять

Профессор Фоат Галимуллин: “СССРны бик начар иде дип әйтеп булмый”

Фоат Галимуллин – күпкырлы талант иясе, күренекле галим һәм педагог, тәнкыйтьче. Ул алты йөздән артык фәнни хезмәт авторы.

Яраткан галимебезнең озакламый гомер бәйрәме. Аңа Нәүрүз бәйрәме көнне 70 яшь тулачак. Татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы, профессор Ф. Галимуллинның юбилеена багышлап, Студентлар конференциясенең бер секциясен галимнең тормыш юлын һәм әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеген өйрәнүгә багышламакчы була.

 

  Без исә тиз арада танылган галимебездән әңгәмә алырга булдык.

 

  – Гомер буе чуалчык булган тормышта Сез үзегезне ничек таптыгыз? Әдәбиятчы булырга теләвегез балачак хыялы идеме?

 

– Кайбер кешеләр бер юнәлештә генә эшлиләр. Мин төрле тармакларда эшләдем. Аларның һәрберсе миңа кызык булып тоелды. Яшьлек елларында үземне сәнгатькә багышладым кебек. Һәвәскәр театр җитәкчесе, режиссура эшен үз итеп, спектакльләр куеп йөрдем. Шул юл мине тора-бара Татарстан радиосына китерде. Ул вакытта дикторлар, күз өстендә каш дигән кебек, бик тә санаулы гына иде. Радиода нибары 2-3 кенә диктор иде. Әмма даими сөйләргә тиеш булсалар да, дикторлар кешене ялыктырудан сакланырга тырышалар иде. Шуңа күрә диктор осталыгы мәсьәләсенә искиткеч әһәмият бирелә килде. Ә безнең режиссёрыбыз Госман ага Әхмәтҗанов дикторларның осталыгын үстерүдә төп остазыбыз булды. Минем шундый бер сыйфатым бар: кайсы эшкә тотынсам да, шул эшне яратып китәм. Радиода эшләгәндә мин шулай уйлый идем: мин шулкадәр яратып эшлим, эшкә ашкынып барам, җитмәсә, шушы яратып эшләгән эш өчен акча да түлиләр дип гаҗәпләнә идем (көлә). 1974 елда КДПИга эшкә килдем. Бу эшне дә яраттым, бөтен барлыгымны биреп эшләргә тырыштым. Диссертацияне дә тиз генә язып яклау юлына басмадым, чөнки фән кандидаты булу – ул галим булу дигән сүз. Ә диссертация яклап кына кеше галим була алмаска мөмкин. Аңа ныклы әзерлек кирәк. Шул әзерлек булгач, җитлеккәч кенә, галимлек исемен алу өчен, диссертация яклау табигый була. Мин яшьтән үк шигырь-хикәяләр, әдәби әсәрләр дә яздым. Армиядә дә шул иҗат эшем дәвам итте. Өч ел хезмәт иттем, өч ел буе “Совет әдәбияты” (хәзерге “Казан утлары”. – Н. С.) журналын алдырдым. Яшьтән мин сәясәт белән дә кызыксындым. Колхозда комсомол комитеты секретаре, аннан соң район үзәгенә килгәч, мине комсомол райкомына инструктор итеп эшкә алдылар. Армиягә киткәч (ул Тамбов шәһәрендә хезмәт итә. – Н. С.), мин бер ел сержантлар һәм кече авиация белгечләре мәктәбендә укыдым. Анда радиотелеграфист һәм радиомеханик дигән белгечлекләр алдым. Ул шәһәрдә Марина Раскова исемендәге хәрби училище бар иде, мин радиостанция начальнигы булдым. Экипаж составында радиотелеграфист, радиомеханик, машина йөртүче, электромеханик бар иде. Без шушы төркем билгеләнгән урынга барып, радиостанцияне җәеп эш хәленә китерә идек тә, очкычта очарга өйрәнүчеләр белән элемтә тотуны тәэмин итә торган идек. Мин монда 3-4 ай гына эшләдем, аннан мине хәрби частьнең комсомол комитеты секретаре итеп сайладылар. Армиядән кайткач, Татарстан радиосында дикторлыкка игълан ителгән конкурста катнашып җиңеп чыктым. Радиода укылырга тиешле мәгълүматны бирү өчен кулга тоттырылган материалны гына белү җитми. Газета-журналлар укып, Мәскәү радиоларын тыңлап, сәяси әзерлегемне көн саен тулыландырып тордым. Шуңа күрә минем тагын бүгенгәчә саклана торган шундый бер ягым бар: ул да булса, сәясәт белән кызыксынып, аны өйрәнеп, анализлап бару. Шуңа күрә үземне сәясәтче дип тә әйтә алам. Иң актив сәясәтче булган елларым дип мин ТР Дәүләт Советында ун ел депутат булып эшләгән чорны күрсәтер идем. Шул рәвешле, тормышымда бөтенесе дә бергә үрелеп барды. Мин моны үзем өчен яхшы дип саныйм. Чөнки мин берьяклы булып яшәүне һич кенә дә күз алдына китермим. Соңгы өч дистә елда әдәбиятчы буларак басылып эшләдем дип саныйм. Ул минем эшчәнлектә өстенлек алды. Шуңа күрә әйтә алам: мин барыннан да бигрәк – әдәбиятчы.

 

– Сез ике “дөнья”ны да “күрдегез”... Диктатурага нигезләнгән, атеистик СССРда үз юлыгызны булдыра алгансыз. Әмма Сезгә зур танылуны күбрәк демократик, капиталистик Россия китерде кебек. Минем шундый сорау бирәсем килә: шулай да кайсы “ил”дә яшь кешегә үз юлын табарга, үз оясын кору җиңелрәк дип исәплисез?

 

  – Совет чорында кадрлар әзерләүгә искиткеч зур әһәмият бирелде. Ләкин мин дә, башкалар кебек үк, тоталитар режимның кайтуын теләмәс идем. Әмма совет чорын тоташ тәнкыйтьләмәс идем. 1970–1980 елларда шәхес культы үзенең басымын киметте. Ул чорда яшьләрне киләчәк тормышка әзерләүгә мөһим эш итеп карадылар. Анда бер генә кеше дә мәктәптән читтә калырга тиеш булмады. Башта башлангыч белем мәҗбүри иде, аннан 7 классны укып бетерү, урта белемле булу. Барысы да бушлай. Бөтен кеше укырга тиеш иде. Яшьләргә һөнәр алу өчен күпме профтехучилище, техникумнар бар иде. Хәтта югары уку йортларының бөтенесендә дә уку бушлай булды. Ул вакытта бирелгән стипендияләргә дә күпмедер “яшәп” була иде. Шуңа күрә ул чорда яшьләргә киләчәге өчен әзерләнергә шартлар, мөмкинлекләр шактый эзлекле тудырылган иде. Дөрес, ул чакта да кешеләрнең төрлесе бар иде, күбесе әлеге шартлардан нәтиҗәле файдаландылар. Хәзерге чорны без демократик җәмгыять дип саныйбыз. Кешегә шактый хокуклар бирелде. Син теләсә кайда яши, теләгән югары уку йортын сайлый аласың. Кибеттә нәрсә телисең, шуны алып була. (Акчаң булса, әлбәттә). Ә совет чорында, дөресен әйткәндә, гомер буе чират булды. (Алай дисәң, хәзер дә шәһәр урамын “пробка”лар басты инде, монысына шул совет байлыгын тигез үзләштерә алмау гына сәбәп булып тора бит инде. – Н. С.). Халыкны тормыш өчен кирәкле әйберләр белән теләгәнчә тәэмин итеп бетерә алмадылар. Тегесендә дә, монысында да плюслар-минуслар бар, шуңа күрә, кистереп, СССР бик начар иде, хәзерге Россия бик яхшы дип әйтеп булмый.

 

  – Ә менә соңгы 20 ел эчендә без демократия мөмкинлекләрен татар мәгарифе үсешенә тулысынча файдаланып калырга өлгердекме соң? Яки без бу процесска керешеп кенә китү алдындамы?

 

  – 1985 еллардан алып узган гасырның ахырларына кадәр (хәтта 2005 елларга кадәр дип тә әйтергә мөмкин) без булган шартларны мөмкин кадәр, максималь файдаланырга тырыштык. Татар милли мәгарифен оештыру, үстерү мәсьәләләрендә бик зур алга китеш булды. Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итте, бер кемнән күчереп алмыйча, үзебез иҗат итеп кабул иттек без аны! Мисал өчен, элек аны Мәскәү төзеп бирә иде дә, шул Конституция нигез итеп алына, милли республикаларда кайбер штрихлар гына өстәлә иде. Ә бу очракта Мәскәүнең бернинди катнашы булмады. Бурычларны, хокукларны ничек күрәбез, ничек аңлыйбыз – шулай куйдык. Һәм татар телен дә рус теле белән бер дәрәҗәдә дәүләт теле итеп игълан иттек. Әлбәттә, татар теленә игътибар күбрәк кирәк иде, чөнки рус теле өстәмә көч куймасаң да, дәүләт теле дәрәҗәсенә ирешкән. Ә татар теленең кулланылыш даирәсен без рус теле дәрәҗәсенә, аның җәмгыятьтәге кулланылышы биеклегенә җиткерергә тиеш идек. Шуның өчен татар телен үстерүгә аеруча зур игътибар бирелү акланды. Республикабызда дәүләт телләрен һәм биредә яшәүче халыкларның телләрен үстерү программасы кабул ителү бу эшкә кануный мөмкинлек тудырды. Ул программада бөтенесе күздә тотылган иде. Мәсәлән, Казанда нибары бер саф татар мәктәбе булып, ул Шамил Усманов урамындагы 10 нчы интернат-мәктәп иде. Тукай урамындагы 80 нче, Мәҗит Гафури урамындагы 13 нче мәктәптә тә аерым татар сыйныфлары эшләде. Шуның белән шул. Ә бит Казанда миллион ярым халык икән, шуның ул чакта каядыр 400-450 меңе (37-40 %) татарча сөйләшә иде бит. Хәзер бу процентны иллегә илле дип әйтәбез. Казан күпмедер дәрәҗәдә татар шәһәре булып әверелеп бара. Үзгәртеп кору елларында без дистәләрчә татар мәктәп-гимназияләре ачып кала алдык. Аннан соң югары белемне татар телендә бирү буенча бик матур күрсәткечләр булды. Төзелеш институтында актив эш алып барылды, КХТИда махсус кафедралар оештырылды, КДПИда һәрбер белгечлекне параллель рәвештә һәм рус, һәм татар телендә алу мөмкинлеге тудырылды. Мондый үрнәкләрне бик күп санарга мөмкин. Ул вакытлы матбугат, китап чыгаруны әйтеп тә тормыйм инде... Бик нык чәчәк атты. Әлбәттә, соңгы елларда (2005 елдан) илдә милли сәясәтнең тиешенчә алып барылмавы нәтиҗәсендә без бу мәсьәләләрдә шактый нык чигенә башладык. Бигрәк тә БДИны кабул итүдәге бүген яшәп килә торган тәртипләр, милли компонентларны мәктәп стандартларыннан читкә алып кую – болар бик тискәре роль уйнаган гамәлләр булды. Бу мәсьәләләр бик күпләрне борчый. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы яңа стандартлар тәкъдим итеп караган иде, ләкин аны милли республикаларда гына түгел, бүтән өлкәләрдә дә кабул итмәделәр. Ул бик нык каршылыкка очрады. Һәм хәзер өр-яңадан яңа стандартлар төзергә кушылды һәм төзелгән очракта да 2020 елдан да иртәрәк бу стандартлар кертелмәячәк диелде. Күрәбез, җитәкчеләр дә уйланып калдылар. Болар ниндидер өмет бирә, әлбәттә. Минемчә, үтә нечкә булган бу мәсьәләләрне ашыгыч хәл итү тарафдарлары булмаслар, уйланып, аның алга таба нәрсәгә китерәчәген, нәтиҗәләрен күреп эшләрләр дип уйларга кирәк.

 

  – Без мәгълүмат ташып торган заманда яшибез. Мин элек өлкән кешеләр генә тынычсыз, тынгысыз булалар дип уйлый идем. Алай түгел икән. Мәгълүмат төрлелеге күп кешеләрне сагайта. Сәфәргә чыгасың икән, самолёт шартламас микән, машина бәрелмәс микән дип котың оча. Яшь егетләр бер елга армиягә барырга курка. Кайбер кешеләр эшемне югалтсам, нишләп бетәрмен икән дип борчыла. Берәүләр сәламәтлегемне югалтсам, караучы булыр микән дип кайгыра. Байлыгы күп булганнар таламаслармы икән дип кайгыга төшә... Ә Сез, дөресен генә әйткәндә, бүгенге көндә нәрсәдән дә булса куркасызмы?

 

  – Мин күпне күргән кеше, тормышның каршылыкларын баштан байтак кичердем. Шуңа күрә мин бервакытта да, хәтта үзгәртеп кору елларында да артык чәчрәп төшмәдем, нәрсәнең нәрсә икәнен аңларга тырыштым. Аңлаганнан, төшенгәннән соң, ышанып шул эшне эшләргә алындым. Бүгенге көндә кешеләрне борчый торган әйберләр бик күп. Менә мине бигрәк тә, әдәбият әһеле, укытучы буларак, иң борчый торган әйберләрнең берсе – масса-күләм мәгълүмат чараларының эчтәлеге. Әйтик, рәсми каналлардагы соңгы хәбәрләрне алыйк. Кайда җимерелгән, кайда үтерелгән, нинди хәвеф-хәтәр булган, кайда җир тетрәгән – иң әүвәл менә шуларны бирәләр, кешеләрне махсус куркыталар, башларына сугып куялар дигән тәэсир кала. Аларда позитив әйбер бик сирәк була. Шулай ук кинофильмнар да бик борчый. Алардагы үтереш, кырылыш, җинаять... 1990 еллар ахырындамы икән, мин телевизор каршына утырдым да, төймәгә басып утырам. Кулыма кәгазь-карандаш алдым да, атыш яки үтереш күрсәтелгән саен бер сызык сызып бардым. Бер сәгать утырганда 123 үтереш яки үтерергә омтылыш булды. Пычак белән кадаулар, атышлар... Нәрсәләр генә юк. Ярый, мин олы кеше, боларга артык исем дә китмәскә мөмкин. Ә менә шуны бала да карый бит. Аңарда шулай үтерешү – гадәти нәрсә икән дигән уй кала бит. Димәк, ул да, җае туры килгәндә, әнә шул үтерүләргә бик җиңел барырга мөмкин. Менә шушы коточкыч барьерны бик тиз атлап чыгарга мөмкин. Чечня, Әфган сугышлары булды якын тарихта. Аннан кешеләрнең холыклары бик тә бозылып кайта иде. Шуннан әйтәләр: аңа исең китмәсен, ул бит ихтияримы-юкмы кеше үтергән кеше, диләр. Сугышта булгач, телисеңме-юкмы, җанлы кешегә аткан инде ул. Үтерүгә сәбәпче булган. Әлбәттә, беренче тере кешегә ату авыр психологик киртә булгандыр аның өчен. Җан газабы булгандыр. Ләкин ул шуңа тора-бара күнеккәндер. Һәм аның холкы шулай булып калган. Ә бит бу организмы бик зәгыйфь булган балалар өчен телевизордагы үтерешләр искиткеч начар тәэсир итә торган әйберләр. Әйтик, узган елны корылык булды. Без бер нәрсә эшли алмадык. Бу – объектив әйбер. Монда без бернәрсә эшли алмыйбыз. Ә шул кинолардагы үтерешләрне без бетерә алабыз бит. Яисә киметә алабыз. Бу җәмгыятькә бәйле. Менә шундый әйберләр күреп тәрбияләнеп үскән буын иртәгә нинди булыр икән дип борчылам мин. Шулай да алдагы көннәргә омтылыш белән карарга кирәк. Тормышта барыбер яхшы кешеләр, аларның игелекле эшләре күбрәк. Кешене өмет яшәтә. Яшьләр бигрәк тә иртәгәге көнгә ышаныч белән карарга тиеш. Шуның өчен дә яшьлек бит ул!


Әңгәмәдәш – Нияз САБИРҖАНОВ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»