|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.04.2023 Мәдәният
Тинчурин театрында «Театр-All Inclusive» VI Республика театр фестивале үттеРоссиядә укытучылар һәм остазлар елы кысаларында, «АК БАРС ЯҢАРЫШ» Хәйрия фонды, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры белән берлектә, сәламәтлеге чикле балаларның «Театр – All Inclusive» VI Республика театр студияләренең Гала–фестивален үткәрде. Әлеге проект Республикабызда 2018 елдан башлап мөмкинлекләре чикләнгән балаларны реабилитацияләүдә, социальләштерүдә ярдәм итү һәм театр сәнгатенә җәлеп итү аша аларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә бихисап үзенчәлекле бала актерлык һәм сәхнә осталыгы буенча белем алды, бик күп театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Быел да жюри составында театрыбыз артистлары – Татарстанның халык артисткасы Зөлфия Вәлиева белән Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизовлар катнашты. Мәдәният ярдәмендә сәламәтлекләре чикле балаларда белем алуга һәм тормышта үз урынын табарга ярдәм иткән әлеге фестивальнең кураторы – театрның баш администраторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфия Бәшәрова.
--- |
Иң күп укылган
|