|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.04.2023 Шоу-бизнес
«Эльмира Сөләйманованы артистларның берсе дә искә алмый»Эльмира Сөләйманованың язмышын Вәсилә Фәттахова язмышы белән чагыштырганнар. Бу хакта тамашачылар җырчының концертларын оештыручы һәм ВКонтакте сәхифәсендәге рәсми төркемен алып баручы Алсу Хәсәншина язып калдырган пост астында уртаклашалар. «Сагынам...Тыныч йокла, матурым. Юксынабыз… Бик якты, гади күңелле кеше идең, жаным. Яза, шалтырата идең. Җитмисең …», – дип язган Алсу әлеге сәхифәдә.
Эльмираның тугры тамашачылары күпсанлы комментарийлар калдырган. Арада:
«Ә менә артистларның берсе дә искә алмый» һәм «Тыйнаклыклары, сәхнәдә үзләрен тотышлары, моңнары, үз көчләре белән үрләр яулаулары, җырланасы җырларын, якыннарын, газиз балаларын калдырып, яшәргә дә өлгерми үзләре артыннан якты эзләр калдырып китеп баруларына кадәр охшашлык» дигәннәре дә бар.
--- |
Иң күп укылган
|