|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2023 Криминал
Казанның “Салават күпере” торак комплексында бер хатын-кызны үтергәннәрСоциаль челтәрләрдә Казанның “Салават күпере” торак комплексында бер хатын-кызны үтерү урыныннан кадрлар пәйда булган, дип яза KazanFirst. Видеокамера үтерүчене һәм аның корбанын төшереп алган. Алардан күренгәнчә, корбаны, канга батып, баскыч мәйданчыгы идәнендә яткан бер мәлдә, үтерүче, кулына пычак тотып, подъезд буйлап һәм лифтта катлар буенча йөргән. Бераздан хокук саклау органнары хезмәткәрләре килеп, ирне тоткарлаган. Бер полиция хезмәткәренең кулындагы пистолеты үтерүченең, тоткарлаганда, каршылык күрсәткәнлеген аңлата.
Тикшерү алып барыла, килеп туган хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|