|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2023 Хәвеф-хәтәр
Шәле юлында җиңел машина «Камаз» белән бәрелешкән, дүрт кеше хастаханәгә озатылганБалык Бистәсе районында М7 трассасында авария булган. Шаһитлар «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, Renault Fluence автомобиле «КамАЗ» белән бәрелешкән. Йөк машинасы Мәскәү өлкәсеннән булган. Авария Саескан Тавы - Шәле юнәлешендәге трассаның 8нче километрында була.
Юл-транспорт һәлакәтендә чит ил машинасының шоферы һәм өч пассажиры зыян күрә. Аларны төрле җәрәхәтләр белән ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр. Шаһитлар сүзләренчә, «КАМАЗ» шоферы зыян күрмәгән.
--- |
Иң күп укылган
|