|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.03.2011 Мәдәният
«Сәер кеше» булып йөрмә, режиссер!“Татарда күп очракта алама яңгырашлы “килмешәк” сүзе бар. Әлмәт театрына килеп эләккәч, үземне шулайрак тойдым, әмма колагым ишетмәде. Бер ел дигәндә актриса Гөлнара Кәшипова “Ильяс абый, “сәер кеше” кебек йөрмә, без сезне кабул иттек” диде. Ят итмәвегезгә рәхмәт”. 60 яшьлек юбилее уңаеннан котларга чыккан труппаны театрның режиссеры Ильяс Гәрәев шулай җаваплады. Театрның директоры Фәридә Исмәгыйлева да үз чиратында юбилярга рәхмәтле булуларын искәртте. Аның сүзләренчә, сәнгать җитәкчесе булып торган 3 елдан артыграк вакыт эчендә “Тәрәзәгә егет килгән”, “Сәер кеше”, “Капчык”, балалар өчен “Барби” спектаклен сәхнәләштерүдән, читтән килгән режиссерларга мәйдан бирүдән тыш, ул күп төрле проектлар гамәлгә куйган сәнгать җитәкчесе: “Очрашу урыны - театр”, Театраль җомга”, “Мин яратам сине, Татарстан”, “Күңел күзе” шуларның берничәсе генә. Боларны чыгышында мәдәният министрлыгының сәнгатьне үстерү бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Салехова да ассызыклады. Әлеге уңышлары өчен Казан кунагы Ильяс Гәрәевка Татарстан Хөкүмәтенең Рәхмәт хатын тапшырды. Сәхнәгә күтәрелүчеләр арасында муниципаль районның мәдәният идарәсе, “Рухият” фонды, данлыклы Камал, Татар яшь тамашачылар театрлары, Минзәлә, Түбән Кама, Чаллы, Бөгелмәдәге коллегалары һәм үзе оештырган Туймазы театрының бүгенге сәнгать җитәкчесе дә бар иде. Түгәрәк дата билгеләп үтүче режиссерның иң зур эше - Туймазыда татар профессиональ театры оештыруы турында күбрәк Әлмәт театры директоры сөйләде. “Булган театрда эшләү авыр, ә юктан бар итү, яңасын төзүнең сәгате гасырга тиң” дип җөпләде аны химиклар каласы театры баш режиссеры Рөстәм Галиев та. Ике дистә елдан артыграк иҗат итүче Туймазы татар дәүләт театрында шул вакыйганың шаһитлары юк микәнни?! Ә менә интернет челтәренең мөмкинлекләре зур. Ул миңа драматург Наил Гаетбайның узган елның апрель аенда язылган “Куанычлы очрашулар” исемле язмасын табып бирде: “...Туймазы татар дәүләт драма театры Башкорт АССР-ы Министлар Советының 75-се карары менән 1990 йылдың 6 апрелендә асыла. Ә инде шул ул йылдың 27 сентябрендә Туймазы калаһының халык депутаттары кала Советы башкарма комитеты яңы коллективты элекке мәдәниәт һарайының өс бүлмәһенә урынлаштыра. Театрның директоры итеп Т.Ш. Мөхәмәтов тәғәйенләнә, баш режиссер вазифаһына Стәрлетамак мәдәниәт техникумының театр бүлеге мөдире Ильяс Сәхибгәрәй улы Гәрәев сакырыла. Тәүге мәлдә труппа үзешмәкәр актерлардан туплана.
Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфак” исемле пьесаһы буйынса куйылған тәүге спектакль 1991 йылдың майында күрһәтелә, ә инде 2 декабрдә коллектив беренсе театр мизгелен аса.
Миңә, Мәдәниәт министрлығының хезмәткәре буларак, Туймазы театрының тәүге спектаклдәрен карарға, труппаның ниндәй шарттарда эшләүен күрергә тура килде. Әлбиттә, кескәй бүлмәләрдә тулы канлы спектаклдәр ижад итеү мөмкин түгел ине. Әммә актерлар республикала татар театры ойошторолоуына кыуанып, бик тырышып, матур-матур спектаклдәр куйдылар. Ә Мәдәниәт министрлығы коллективына бина алыуға күп көс һалды. 1992 йылда театрның директоры итеп тәғәйенләнгән Ильяс Гәрәев менән миңә бер нисә тапкыр кала етәкселәренә инергә, “Геофизаппаратура” заводы директоры менән осрашырға тура килде. Заманаларның үзгәргән, заводтарның үл мәдәниәт йорттарын тотоудан баш тарта башлаған осоро ине. Был бик шулай булды. Шулай итеп, “Космос” клубы 1993 йылда театрға тапшырылды. Бинаны үзгәртеп короуға, театр шарттарына яраклаштырырға Мәдәниәт министрлығы, кала хакимиәте, коллектив, бигерәк тә Ильяс Гәрәев бик күп көс һалды...”Вәт!
Бу көнне театрга килгән тамашачы Данил Салихов әсәре буенча Ильяс Гәрәев куйган “Сәер кеше” спектаклен карады.
Л. МИНАЕВА |
Иң күп укылган
|