|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.04.2023 Хәвеф-хәтәр
Күп балалы гаиләнең йорты янган
Башкортстанда күп балалы гаилә яшәгән йортта янгын чыккан. Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр. Фаҗига Инзәр авылында була. Янгын турында бүген 20:00 сәгатьтә килгән. Фаҗига булган урынга тиз арада Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты һәм башка ашыгыч хезмәтләр килгән.
Янгын 8×10 метрлы торак йортта чыккан. Әйтүебезчә, бу йортта күп балалы гаилә яшәгән: ирле-хатынлы һәм дүрт балалары (2010, 2016 елгы малайлары, 2018 һәм 2022 елгы кызлары). Янгын вакытында йортта беркем дә булмаган, олы улы белән әтисе йорт алдында, әнисе өч баласы белән туганнарында калган.
Янгынны сүндергәннәр. Гаилә туганнарына барып сыенган. Район хакимияте бу гаиләгә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирә.
Фото: МЧС
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|