|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.04.2023 Җәмгыять
Татарстанда 50 елдан соң яңа температура рекорды куелдыКазанда чираттагы температура рекорды куелды. Кичә, 24 апрельдә, Татарстан башкаласында һава температурасы +22,8 градуска кадәр җитте. Соңгы тапкыр мондый югары температура 50 ел элек диярлек, 1975 елда теркәлгән иде. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Бу көндә температура рекорды кабатлануы Казан-Аэропорт метеостанциясе мәгълүматларыннан билгеле булды.
5 апрельдә Татарстанда термометрның терекөмеш баганасы күрсәткече 2020 елгы һава температурасы рекордын узып китте, ул көнне +16 градуска кадәр җылыткан, дип яза Татар-информ.
Искәртик, атна азагында Татарстанда +26 градуска кадәр җылылык көтелә. 28-29 апрельдә республика бик җылы һава массалары зонасында була.
Фото: архив
--- |
Иң күп укылган
|