поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
24.04.2023 Мәдәният

"Шәрык клубы"нда "Артист" спектакленең премьерасы көтелә

5 майда "Шәрык клубы" татар театры тарихының интерактив мультимедия комплексында Габдулла Кариев пьесасы буенча "Артист" спектакленең премьерасы була. Режиссеры - Рамил Гәрәев. Спектакль 30 минут дәвам итә һәм экскурсия кысаларында уза. Рольләрдә -Татарстан Республикасының атказанган артисты Ирек Кашапов, Артур Шәйдуллин, Эльвир Сәлимов, Зөфәр Нуртдинов.

«Шәрык клубы» сәхнәсе комплекска килүчеләрне милли театр тарихына бәйле әсәрләр белән таныштыруны дәвам итә. «Шәрык клубы»нда премьера: татар театрының "атасы" Габдулла Кариевның «Артист» пьесасы нигезендә ХХ гасыр башы артистлар тормышы гәүдәләнеше.

Г.Кариев бер актлы иронияле комедиясен 1914 елда яза. Төп герой - "артист галиҗәнапләре". Бу тарихи чынбарлыктагы автопортрет түгел, ә «артист тормышыннан бер көн» темасына юмористик драматик этюд. Комедия беренче татар труппасы «Сайяр» репертуарына кертелә. Кем белә, бәлки спектакльнең премьерасы 100 ел элек нәкъ менә "Шәрык клубында" узгандыр да.

Казанның бер ярлы кунакханәсендә артист Сакмарский кичке спектакльгә әзерләнә. Ул ач, өстәвенә, кунакханә хуҗасы аны бурычлары өчен куып чыгарырга тели. Артистны бу афәтләрдән саклап кала алырлык бер генә чара бар. Ул да булса, театр, фантазия дөньясы, анда ул бәхетле дә, бай да, шат та… 

---
Камал театры
№ --- | 24.04.2023
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы