поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.03.2011 Шоу-бизнес

Көмеш тавышлы малай

Ун яшьлек Зөлфәт Габдуллин Американың Лос-Анджелес шәһәрендә "Young Artist Awards" тантанасында 2010 елның иң яхшы чит ил җырчысы булып танылды. Әлеге премияне халыкта "Балалар Оскары" дип тә йөртәләр. Заманында бу бүләкне Джулия Робертс, Майкл Джексон да алган.

Зөлфәт нәкъ менә Майкл Джексон кебек бөек артист булырга хыяллана да инде. Нәни йолдыз, мин бәхетле булачакмын, дип тә өсти. Яңгыравыклы саф көмеш­тәй тавышлы малай әнисе Гөлшат ханым белән кунакта булды, Америкадан алган хис-кичерешләре белән дә уртаклашты.

 

– Зөлфәт, йолдыз булу җиңелме?

 

– Авыр да, җиңел дә димәс идем. Ул минем яшәү рәвешем. Дүрт яшьтән бирле җырлыйм. Алдан Абдулла Алиш исемен­дәге балалар иҗаты йортында хорда җырладым. Аннан укытучылар вокал дәресләре алырга киңәш иттеләр. Бүген минем белән вокалдан – Зөлфия Вәлиева, хореография буенча Лилия, Айрат Баһаветдиновлар шө­гыль­ләнә. Минем җиңүемдә аларның да өлешләре зур.

 

– Америкадан нинди тәэсирләр белән кайттың?

 

– Мин әкиятләр шәһәренә эләктем дип торам. Барысы да бик ошады. Дисней мульт­фильмнары иҗат ителгән бинаны да, "Кин-Конг" фильмы төшерелгән урынннарны да күрдем. Безнең кунакханә тәрәзәләреннән океанны күреп була иде. Ә премия өчен көрәшкәндә көтелмәгән борылышлар да булды. Концертка бер көн кала минем җырымны алмаштырдылар. Ярый әле анда тамашачы бик яхшы. Аларның һәр чыгыш өчен борчылуларын тоеп тордым. Мин анда "Школа закрыта" дигән җырны алып барган идем. Сайлап алу комиссиясе дисктагы африканча җырны ошаткан. Ә без аны номер буларак әзерләмәгән дә идек. Алай да мин көндәшләрем – Һиндстаннан килгән малайны һәм Бөекбританияле кызны уза алдым.

 

– Гөлшат ханым, Америкага барачагыгыз кайчан мәгълүм булды?

 

– Барысы да продюсер Саймон Берн белән танышудан башланды. Ул безне Санкт-Петер­бургта узган "Балалар радиосы" дискотекасында күреп калган икән. Зөлфәт анда "Школа закрыта" дигән җырны башкарган иде. Нәкъ менә ул безнең әлеге премиянең балалар номинациясенә кертелгәнебезне хәбәр итте. Дөресен генә әйткәндә, андый премиянең барлыгын да белмәгән идек.

 

– Зөлфәт, татар җырларын җырлыйсыңмы?

 

– Әле күптән түгел генә "Шахта" көен өйрәндем. Ул минем Шәйхулла бабама бик ошый. "Җомга көе"н, "Диңгезче" кебек җырларым бар.

 

– Беренче мәртәбә җиңү тәмен кайчан татыдың?

 

– Биш яшемдә "Йолдызлык"та җиңгәч. Хәзер мин татар, рус, инглиз телләрендә, хәтта африканча да җырлыйм.

 

– Гөлшат ханым, баланың мондый тормыш ритмын хәтта олылар да күтәрә алмас иде. Сезнеңчә болай яшәү дөресме?

 

– Мин дөрес дип уйлыйм. Урамда күпме трай тибеп йөрүче, туарылган бала-чага, яшьләр бар. Сезнеңчә, болай дөресме? Ә бит сәләт һәрберебезгә бирелә. Әмма аны үстерү күбрәк әти-әнидән тора. Нәкъ менә педагог табу, бәйгеләргә әзерләү эшләре ата-аналарга төшә. Без нәрсәне булдыра алабыз, шуны эшлибез. Баланың алҗыганын күрсәк, ял бирәбез.

 

– Укуга вакыт каламы, Зөлфәт?

 

– Миңа классташларымны каникулда куып җитәргә туры килә. Болай яхшы билгеләренә укып барам. Иврит, инглиз телләрен әйбәт беләм. Бәйгеләр мине алҗытмый. Киресенчә, стимул бирә. Әле мин "Новая волна" кебек конкурста да катнашырга телим. Ә апрель башында "Русское радио"ның Мәскәүдәге Лужники стадионында оештырган концертында катнашам.

 

– Майкл Джексон кебек булам дигән идең, аның атаклы "лунная походка"сын өйрәндеңме соң?

 

– Өйрәнә башладым. Мин аны яңа төсмерләр белән баетачакмын.



Ватаным Татарстан
№ 52-53 | 25.03.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»