|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.04.2023 Хәвеф-хәтәр
Казанның Юдино бистәсендә юл кырыена төшеп киткән җиңел машинага ут капканКичә төнлә Казанның Юдино бистәсендә Daewoo Nexia машинасына ут капкан. Аның шоферы идарәне югалтып, трассадан кюветка төшеп киткән булган. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары хәбәр итте. Юл-транспорт һәлакәте Лейтенант Красиков урамында була. Шаһитлар әйтүенчә, Daewoo Nexia шоферы юлда машинасы белән идарәне югалткан һәм юл кырыена төшеп киткән. Юл-транспорт һәлакәтендә машинага ут капкан. Аны янгын сүндерүчеләр килгәнче сүндергәннәр.
Авариядә беркем дә зыян күрмәгән.
--- |
Иң күп укылган
|