|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.04.2023 Хәвеф-хәтәр
Коры үләннән котылырга теләп, ярты авылны яндырганПермь краеның Горки бистәсендә 73 яшьлек әби коры үләннәрне яндырган, ут бик зур тизлек белән һәм зур мәйданнарга таралган. 16 кеше йортсыз калган, алар арасында дүртесе - балалар. Җиде йорт янып юкка чыккан. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Башта әбинең үзенең йортына ут капкан, аннары ул күрше йортларга күчкән, 16 кеше түбәсез калган. Алар арасында- өчесе пенсионер. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән.
Килгән зыян 3 миллион сумга якын дип бәяләнә.
Янгын факты буенча тикшерү үткәрелә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|