|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.04.2023 Милләт
Тарихчы Гомәр Салих улы Сабирҗановка 90 яшь тулды
20 апрельдә Татарстан Республикасы фәннәр академиясендә тарихчы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гомәр Салих улы Сабирҗановның «Татар энциклопедиясе: барлыкка килү тарихының кыскача очеркы» дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды. Әлеге чара күренекле якташыбызның 90 яшьлек юбилеена багышланган иде. Әйе, якташыбыз. Чөнки Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтын оештыручыларның һәм җитәкчеләренең берсе булган Гомәр Сабирҗанов 1933 елның 20 апрелендә хәзерге Самара өлкәсенең Кошки районы, Яңа Фәйзулла авылында туган. Ул 1955 елда Ульяновск педагогика институтын тәмамлый һәм Тува автономияле өлкәсенең Кызыл шәһәренә җибәрелә. Анда тарих укытучысы, мәктәп-интернатның уку бүлеге мөдире, шәһәр халык мәгарифе бүлеге инспекторы булып эшли, бераздан шунда ук партия эшенә кереп китә. 1971 елда Мәскәүдәге КПСС каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен тәмамлагач, Казан шәһәренә эшкә юллама ала һәм ТАССРның Министрлар Советы эшләре идарәсе учреждениеләре бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә.
1980 - 1992 елларда Казан мәдәният һәм сәнгать институтының теория һәм мәдәният тарихы кафедрасы мөдире булып тора. Анда ул «Урта Идел буе халыкларының социаль үсеше һәм мәдәнияте борынгы заманнардан ХХ гасыр башына кадәр» дигән тулы форматлы махсус курс эшләп чыгара. 1992 елда аңа Татарстан фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе бүлеге мөдире вазифасын тәкъдим итәләр. Әлеге бүлек нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары буенча, 1994 елда Татар энциклопедиясе институты булдырыла. 2011 елдан башлап, бүгенге көнгә кадәр Гомәр Салих улы Татар энциклопедиясенең җаваплы мөхәррире һәм баш мөхәррир урынбасары булып тора.
Гомәр Сабирҗанов Татарстан фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында эшләгән чорда татар энциклопедик сүзлеген 1999 елда - рус, 2002 елда - татар телендә; рус телендә 6 томлык татар энциклопедиясе һәм аның 1 - 4нче томнары татар телендә басылып чыга. 2013 елда «Татарстан: иллюстрацияле энциклопедия» дип аталган китап дөнья күрә. Якташыбыз әлеге проектның авторы һәм җаваплы редакторы була. Бу китап «2013 елның иң яхшы китабы» конкурсында «Иң яхшы сүзлек-энциклопедия басмасы» номинациясендә Россия китап нәшриятчылары ассоциациясе премиясенә лаек була.
Рус һәм татар телләрендә татар энциклопедик сүзлеген эшләүгә һәм бастыруга керткән өлеше өчен 2005 елда Гомәр әфәнде Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. «Почет билгесе» ордены, медальләр, Татарстан Республикасының Мактау грамотасына лаек булган.
Гомәр Сабирҗановның күпсанлы фәнни эшләре арасында «Идел буе татарлары һәм руслары симпатия һәм антипатия көзгесендә», «Урта Идел буе һәм Көньяк Урал халыклары гасырлар панорамасында» кебек китаплар да бар.
Эше искиткеч күп булуга карамастан, Гомәр ага туган якларын, Самара татарларын беркайчан да онытмаган. Якташларының тормышы, көнкүреше белән һәрдаим кызыксынып тора, өлкәдә чыгып килүче массакүләм мәгълүмат чараларында мәкаләләрен бастыра. «Самар татарлары» журналын укучылар аның язмалары белән бик яхшы таныш. Буш вакыты булганда, Гомәр Салихович туган авылына кунакка да кайта. 2021 елның җәендә Яңа Фәйзулла авылына кайтып киткәннән соң, Гомәр ага авылының үзгәртеп кору җилләренә нык бирешкәненә бик борчылып: «Туган авылыма сәфәр миндә күңелсез тәэсир калдырды. Казанга кайту юлында Яңа Җүрәемдә күргәннәр турында уйланып, рус язучысы Александр Радищевның «Петербургтан Мәскәүгә сәяхәт» әсәрендәге «Мин тирә-ягымны карадым. Җаным кешелек газаплары белән зарарланды» дигән сүзләре искә төште. Минем җанымны күп газаплар кичергән Россия авыллары һәм туган авылым язмышы бораулады. Ул элек тә бик авыр язмыш юлы үткән, хәзер тагын зур билгесезлек алдында тора», - дип язган иде.
Гомәр Салих улы Сабирҗановны олы юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итеп, иң изге һәм матур теләкләребезне җиткерәсебез килә. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телибез.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|