|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.04.2023 Җәмгыять
Әлмәт янгын сүндерүчеләре кабан дуңгызы баласын коткарган
Әлмәт янгын сүндерүчеләре кабан дуңгызы баласын коткарган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Камышка капкан янгынны караңгы төшкәч һәм төтен күп булганда сүндергәннәр. Бервакыт янгын сүндерүче Рәис Шәрәфетдинов суда тавыш ишетә. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.
«Башта суда кондыз дип уйладык, якынрак килгәч, кечкенә кабан баласы икәнен күрдек. Ул бөтен көче белән 1 метр киңлектәге канаудан чыгарга омтыла иде, әмма су хәтәр тирән. Ул йөзәргә тырышкан, әмма, күрәсең, камышларга уралып батып калган», – дип уртаклашты янгын сүндерүче.
«Кабан дуңгызы баласы уттан качып, үзенекеләрдән артта калган. Аңа үлем яный, ул инде хәлсезләнгән, тирә-якта төтен дә күп булган. Янгын сүндерүчеләр аны кулларына алганда, ул хәтта кача да алмаган, күрәсең, шулкадәр арыган», диелгән хәбәрдә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре хайванны куркынычсыз урынга алып китә һәм иреккә җибәрә.
Фото: МЧС
--- |
Иң күп укылган
|