поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.04.2023 Шоу-бизнес

Халидә Бигичева: «Ничекләр исән калдым, дим»

Әлегә ярты елга дип кенә килүе. Мәркәзебездә вакытлыча яшәп торырга фатир да юнәткән. Күптәнге хыялын чынга ашырып, театрларга йөрергә, мәрхүм абыйсы Хәйдәр Бигичев эзләрен хәтерләгән урамнардан үтәргә, үз телендә сөйләшкән газиз халкы белән бер казанда кайнарга ниятли...

Исәбе – Казанга төпләнү. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, ул теләгенә дә ирешер, ә менә иҗатына нинди сулыш өрер?.. 
 
Сер түгел, Халидә ханым Бигичева авырып китүе, дингә килүе сәбәпле сәхнәдән китәргә әзерләнүен дә җиткергән иде. Саубуллашу гастрольләрен әйләнер дә нокта куярмы дип шөбһәләнгәндә, дөньясына чир килеп каныкты да, боларның берсенә дә өлгермәде. 
 
– Шул сәбәпле 65 яшьлек юбилей концертларым да өзелде... Бик зурдан әзерләнгән идем, югыйсә. Ул чир күпләрнең гомерен өзде бит, исән калганнарның да саулыгын бөтереп алды. Аллаһы Тәгалә ярдәменән ташламасын, безне дә сынады – ике буын туганнарымны югалттым. Үзем дә авырдым. Ничекләр исән калдым, дим. Каян гына килеп чыккан чирдер... Инде 70 яшьлегемне үткәреп, халкыма баш иеп рәхмәтләремне җиткерәсем, яңа җырларымны ирештерәсем килә. Җырчы булып туган җан, нәрсә генә дисә дә җырламыйча түзми, йөрәгем (Халидә ханым якын күреп, шулай эндәшергә ярата – Авт.). Күңел җырлый, ләкин сәхнәдә җырлау рәхәте инде элеккеге дәрәҗәдә тансык түгел. Олыгаеп та киләм, күңелем дә бүтән гамәлдә – диндә. Намаз укыганыңны бөтен илгә кычкырмыйлар диләр дә... Аңлатып үтсәм?
 
– Әлбәттә!..
– Ерак юлларга чыгып киттемме – намазларым кала, вакытында укый алмыйм. Нинди клубларга барып керәсең бит әле. Клуб – намаз урыны түгел. Кунакханәләрдә дә йоклыйсы урыныңда сиңа кадәр нәрсә эшләгәннәрен белмисең. Дин тоткан җырчылар бар. Ничек җитешәләр, гамәлләрен, фикерләрен бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Ләкин миңа сәхнә белән намазны янәшә куюы кыен. Укып, гыйлем туплый барган саен диндә җырчыларның хупланмавын да күрәсең. Озын күлмәк киеп, башыңа яулык япсаң да, ир-атлар каршысына чыгып, авыз ачып җырлавың хәерле үк түгел. Бәхәсләшә алмыйм, бу җәһәттән минем дә күңел икеләнә... Аллаһы Тәгалә кешегә җырлау сәләтен, ташып торган талантын, моңын нигә дип бирә соң алайса?
 
Хаҗга баргач, Согуд Гарәбстанында безнең төркемне шейх кунакка чакырды. Шейх һәм король хатыннарының урамда күзләре генә күренеп тора, башка җирләре томаланган бит. Махсус хатын-кызлар ягына барып кергәч, шул япманы салып ташлаганнар иде – матурлыклары! Чәчләре кемнеке нинди төстә – буялган, прическасы ясалган, бизәнгәннәр!.. Хәләл косметика сатыла – куллан гына, дин тыймый! Коръән сүрәләрен гарәп телендә көйләп укыйлар, җырлыйлар, искитмәле! Бөтенебезгә дә сүз бирделәр, тәрҗемәчеләр янәшәдә генә. Кемнәндер иманга ничек килүен сораштылар, кемгәдер берәр аять укуын үтенделәр. Чират миңа җитте. Аллаһының йортына мин апамның саулыгын, аңа хәерле озын гомер сорап, дога кылырга килүемне аңлаттым. Җырла да җырла, ди, безнекеләр. “Сәхнә түгел бу сезгә...” – дим. Аңлап алдылар бит.
 
Дингә яңа бастым, Коръән аятьләрен көйләп укырга өйрәнеп тә өлгермәгән идем, дим. Шул кадәр зәвыкле, динле ханымнар: “Үзегездә нәрсә җырлыйсыз, җырлагыз шуны!” – дип, рөхсәт бирделәр. Татар халык көйләрен суздым. Догалар, сүрәләр тыңлаган кебек йотылып тыңлауларын йөрәгем белән сиздем. Әле алар ахырдан да берничә мәртәбә чакырып җырлаттылар мине. Хатын-кызлар гына булган җирдә мөслимәгә башындагы яулыгын салып та, матур күлмәген күрсәтеп тә җырларга рөхсәт бар. Ләкин ир-атлар каршысында юк. Иң гаҗәбе, мәҗлестән соң король һәм шейх хатыннары киенгәч, һәммәсе дә бер төрлегә әйләнделәр – кара япмадан, кем дип тә белмәслек. Күзләре генә ачык. 
 
Күз нуры! Менә каян таныйлар бер-берсен! Исем китеп карап тордым, әле генә гүзәлләр иде, төнгегә йомылган чәчәк таҗлары кебек ят күзләрдән яшеренделәр!. Урамда һәрберсен машина көтеп тора икән, чыккач утырдылар да китеп бардылар. Болар хакында да гел уйланам, хаҗда күргәннәрем кая гына барсам да исемдә. Дөрес, без бу дәрәҗәдә дингә берегергә әле әзер түгел түгелен...
 
– Дин һәм сәхнәне ике канаты иткән җырчылар белән чагыштырганда сез үзгә... 
– Халкымны сагынып яшим. Сәхнәгә чыгасы килә инде әлбәттә, бик килә! Гомере буе җырлап кәсеп иткәч, ул бит чиргә әйләнә. Сәхнә чиреннән котылуы кыен. Кайчагында, төшемдә җырлап, уянам. Димәк, җанымда, йөрәгемдә әле җыр яши! Ул миңа җитми дә соң... Их, менә моны җырлыйсы иде дигән мәгънәле җырлар да бик әз. Сәхнә дә ераклаша бара. Нигәме? Күрәсез, төрле җырчылар бар. Кайсысын күзне йомып, тыңлаган саен тыңлыйсы гына килә. Кайсыберләре, чыгып басса, чибәрлегенә сәгатьләр буе да карап торырга риза, тик авызын гына ачмасын иде дисең – тавышы студиядә яздырылган, югы бар ителгән. Концерт башланганчы хәтта бер генә мәртәбә репетиция дә ясап карамый ул. Ә ничә сәгатькә иртәрәк килеп, бөтен күңелен биреп бизәнә, күрсәгез икән...
 
Минем яшьлегемнән килгән кечкенә генә кул көзгесе, бер иннек тә күз сөрмәсе. Бәлки, халык алдына бисмиллаңны әйтеп, бөтен барлыгыңны тоеп чыгарга кирәктер, бизәнүне дә онытып! Менә шуларны күреп тә күңел кайта. Кемдер юлын җыр-моң белән ерып бара, кемдер үзгә як белән алдыра. Аларга кайда да яшел ут! Яклаучы кешеләре бар! Әти-әнисе дә, туганы, ире дә түгел, әмма терәге нык! Берсендә концертта әзерләнәбез. Олпат җырчылар да бар, аларны мин остазларым күрәм. Янәшәләрендә үземне гомергә өйрәнүче итеп тойдым.
 
Хәмдүнә мәрхүмәкәем... Нечкә күңелле иде, шуңа үзен рәнҗеттеләр дә. Өйдә генә киеп йөри торган гап-гади киемнән бизәнеп утыра бу, шул арада журналистлар күренде. Карап торам, гел яшьләр тирәсендә болар. Сәхнәнең яшьлекне яратуын кем дә белә, ләкин олпат җырчыларга хөрмәт югалмасын иде. Күпләр фонограммага җырлый – тавышсызлармени?
 
Тамашачы да инде бүтән, зәвыгын, моңлы җырларга мөнәсәбәтен элеккеге белән чагыштырырлык та түгел. Сәхнәдә гел бер төрле яшьләр күбәйде. Тавышлары, киемнәре, чәчләренә кадәр охшаш. Кая соң ул үзең булып калу дигән төшенчә? Син үз юлыңнан бар, кешенекен кабатлама! Моңа бәлки чик куярга вакыттыр да.
 
Сәхнәдән салкынаеп килүем менә шундый сәбәпләргә дә бәйле әле... Төрле шәһәрләрдә бер төркем җырчыларны чакырып концертлар оештыралар. Элек барысын да алдан кайгыртып куялар иде. Хәзер ничек телисең, шулай килеп җит, ашавыңны, кайда кунасыңны үзең кайгырт – тәртипләр икенче. Җырлап эшләгән акчаң, шушы көннәрдә яшәр өчен китеп тә бетә. Артист ничек тормыш итәргә тиеш соң? Оештыручыларны ул кызыксындырмый. Ә халкымны мин яратам!..
 
– Концертлар дибез дә, тормышның да көйсез чагы...
– Дусларым, танышларым, тамашачыларым арасында хәбәр алучылар байтак. “Халидә апа, догаларыңнан ташлама, яме!” – дип язучылар да күп. Көн дә догада мин, илгә тынычык кына иңсен. Әле менә узган атнада Чаллыда үткәрелгән концертка чакырулы идем. Бармас җирләремнән чыгып киттем. Әлфия Шәмсуллина исемле ахирәтем бар, интернет аша дуслаштык. Үзен күргәнем дә юк иде, ә никадәр эч серемне сыйдырган, Аллаһы Тәгалә биргән җан дустым ул!.. Бөтенләй Түбән Кама шәһәрендә яши әле, саулыгы да исәпле. Мине күрер өчен билет сатып алган, йөрәгем. “Киләсеңдер бит?” - дип яза. “Юк...” дия ала идемме?..
 
Якын арамы, бер уйласаң. Яшьлек кенә түгел, тулы бер гомер шул юлларда үткән безнең, хәзер юл чыгар алдыннан да уйландыра. Балаларым, оныкларым, туганнарым өчен яшисем килә, юлда ни булмас, дим... Барып җиткәч, күңелдәге болытлар аязды. Әлфия белән беренче мәртәбә сәхнәдә күрештек, чәчәкләрен, күчтәнәчләрен күтәреп менде. Тамашачымның сагынып алкышлаулары! Сәхнәдә күңелгә береккән уй – үзем язган шактый җырларым ята, Аллаһы Тәгалә гомер биреп, 70 яшемә тиклем яшәсәм, аларны ничек тә халкым күңеленә ирештерәм, мәйтәм. 
 
Кайткач, икенче көнне ял итә-итә, көне буе калган намазларымны укыдым. Аллаһы Тәгалә бит ул үзе кушканнарны үтәгән, ният итеп яшәгән кешегә ярдәм итә! Ә минем ниятем бар! Казанга сагынып килүем дә юкка түгел. Халкым да тансыклаган! Кибеткә керсәм таныйлар. “Елыйм бит хәзер, синме бу, Халидә?” – ди бер апа, кочаклап алды йөрәгем. “Еламагыз инде...” –димен.
 
Хәйдәр абый консерваториядә укыганда еш килә идем. Килгән саен өй ризыгын төяп җибәрә әни, рәхәт иде икәү чәйлибез, Казан буйлап йөрибез! Безнең яклар, нижгар мишәрләрен әйтүем, Мәскәүгә агыла. Хәйдәр абыйны тормыш ул чакта ук Мәскәүдән Казанга күчерде, ә мине аның эзләренә илтеп, мәскәүле итте. Язмыш бит ул! 
 
Инде исәбем – Казан! Монда никадәр студияләр, җырның аранжировкасын эшләүчеләр, музыкантлар бар. Миңа әлеге җырларны халыкка чыгаруы да бермә-бер җиңелрәк булачак. Аллаһы Тәгалә юлын гына ачсын, эшләрбез. Насыйп итмәсә бер хәл эшләр юк. Сабырлыкка сыенырбыз...
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 22.04.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»