|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.04.2023 Җәмгыять
“Заткнись и закрой рот!”Амурдагы Комсомольск шәһәрендә тәрбиячеләр балаларга аты-юлы белән сүгенеп кычкырган, моны диктофонга язып алганнар. Аудиоязманы Amur Mash Телеграм-каналы бастырган. Язмада тәрбияченең ачыргаланып елаган балага аты-юлы белән сүгенеп “заткнись”, “рот закрой” дип кычкыруы ишетелә. Канал авторлары мәгълүматы буенча, балалар бакчасында тәрбиячеләрнең шундый мөгамәләсе ана кешенең бакчага йөрергә теләмәгән нәни улының шкафына тыңлый торган корылма куеп калдыргач, билгеле булган.
“Балалар бакчасына йөри башлагач, ике ай үтүгә кинәт кенә аның тәртибе үзгәрде. Өйдән чыкканда ук ул, истерикага бирелеп, иякләре калтыраганчы бик каты елый башлый иде. Зәңгәрләнеп бетә иде, моның сәбәбен озак аңламый тордым,” – ди ана кеше.
Хатын сүзләренчә, башка балаларның да бакчага йөрергә теләмәүләре күренгән. Алар да көйсезләнгән, нидәндер курыкканнар. Ике яшьлек малайга табиб “невроз” диагнозы куйган һәм балалар бакчасында аңа карата нинди мөнәсәбәт булуын ачыкларга киңәш биргән. Тәрбиячеләр исә һәм мөдир бакчада балаларга карата мөнәсәбәт әйбәт, дип ышандырган.
Вакыйгадан соң тәрбияче үз теләге белән эштән киткән, ә шелтә алган ярдәмчене икенче төркемгә күчергәннәр.
Чыганак: lenta.ru
Фото: Фрипик.ком
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|