поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.04.2023 Әдәбият

Зөфәр Мөхәммәтшин: «Тукайга кагылышлы дөрес булмаган фактлар бик күп»

Апрель – Тукай ае. Бу айда аның турында истәлекләр барлана, шул ук вакытта шактый гына сораулар да туа. Шагыйрьнең иҗатын, биографиясен бүген кемнәр өйрәнә? Гомумән, тиешле дәрәҗәдә өйрәнелгәнме ул, әллә «ак тап»лар күбрәкме?

Тукай турында бүген нинди фактлар һәм нинди уйдырмалар яши? Киләчәктә шагыйрьгә бәйле нинди ачышлар ясалырга мөмкин? Болар хакында филология фәннәре кандидаты, Татарстан сынлы сәнгать музее өлкән фәнни хезмәткәре Зөфәр Мөхәммәтшин белән сөйләштек.
 
– Еллар узган саен, Тукай бездән ерагая, аның иҗаты, биографиясендәге детальләр онытыла, дигән фикер яши, килешәсезме?
 
– Теләсә кем, бу дөньядан киткәннән соң, телиме-теләмиме, онытылырга мәҗбүр була. Зур шәхесме ул, кечкенәме, бу – барысына да кагыла торган табигый процесс. Тукайны исә елга бер мәртәбә булса да искә алабыз әле. Туган һәм үлгән көннәре уңаеннан матбугатта мәкаләләр басыла, җыелышлар, очрашулар уздырыла. Шулай булгач, аны бөтенләй онытылган дип әйтеп булмый. Ул башка әдипләр белән чагыштырганда, күпкә бәхетлерәк. Тукай – үз заманында, үз вакытында дөньяга килгән шагыйрь. Үз вакытында шәхесен күрсәтә алган, иҗаты белән танылган. Шигърияте дигәндә, аның гасырлар дәвамында изелеп яшәгән татар халкының җанын, эчке дөньясын, кичерешләрен бирә алган бердәнбер шагыйрь булуын онытмыйк. Әлбәттә, ХХ гасыр башында күренекле шагыйрьләр шактый. Аларның иҗаты башлыча традицион формада дини-әхлакый мәсьәләләргә багышланган. Тукайда исә, әйткәнемчә, халыкның җаны. Ул шуның белән кыйммәтле һәм бүген шуңа күрә «яши» дә. Мисалга Фатыйх Әмирханны алыйк. Һичшиксез талантлы, әмма Тукай күләгәсендә калган. Ник дигәндә, һәр милләттә йолдыз берәү була. Калганнары аның тирәсендә туплана. Тукай – һичшиксез йолдыз.
 
– Йолдыз дигәндә тагын бер шагыйрь – Дәрдмәнд искә төшә. Ни өчен шигърият аның юлыннан үсеп китмәгән, халык аны ни сәбәпле йолдыз итмәгән икән?
 
– Әлеге сорауга Бакый Урманче архивларына таянып җавап бирсәк, отышлы булыр. Ул, скульптур әсәрләрне иҗат итү өчен, шәхескә кагылышлы материалларны шактый туплаган. Икенчедән, ул үзе дә шигырьләр язган. Иң кызыгы: аның шигырьләрендә Тукай тәэсире түгел, Дәрдмәнднеке чагыла. Дәрдмәнд тә бит халык зарын яктырткан, әмма башка шигъри алымнар кулланган. Ул күбрәк шәрыккә якын. Тукай тәрҗемәләргә шактый урын биргән кебек, Дәрдмәнд тә тәрҗемә белән шөгыльләнгән. Әйтергә кирәк, ХХ гасыр татар әдәбияты өчен бу – табигый хәл. «Ә ни өчен Тукай – йолдыз?» дигәндә, бер хакыйкатьне истән чыгармыйк: шәхесне күтәрү өчен, аның тирәсендә башка шәхесләрнең туплануы кирәк. Аннан соң Тукайның биографиясе дә халыкка якын. Ул халык арасыннан чыккан, халык тәрбиясен алган, тормышның ачысын-төчесен татыган. Һәм менә халык арасыннан чыккан яшь буын аны күтәрә дә инде. Ә ХХ гасырда хәтта матбугат та ике юнәлештә бара. Өлкән буын традицион юнәлештән тайпылмый, яшьләр радикаль форманы ала. Яңа фикер, яңа алымнарны  яшьләр алып килә. Тукай – яшьләр арасында беренче урында. Шулай итеп, яшьләр Тукайны халыкка таныта. Әйткәнемчә, шәхесне шәхес итү өчен, янәшәсендә икенче шәхесләрнең булуы кирәк. Нинди генә даһи булсаң да, янәшәңдә күтәреп алырдай кешеләр булмаса, син беркем түгел. Кызганыч, бу җәһәттән Дәрдмәнд оттыра.
 
– Тукай биографиясе яхшы өйрәнелгәнме?
 
– Өйрәнелгән дип әйтергә була.
 
– Европада «йолдыз»ларның биографиясе минутлап язылган…
 
– Шуңа күрә «…дип әйтергә була» дидем дә инде. Монда кемнедер гаепләп тә булмый. Ник дигәндә, Тукай шәхес буларак бик таркау булган. Шуңа күрә аның архивы да юк. Хәтта ки «аныкы булырга мөмкин» дигән фаразлар да юк. Җавап бик гади: ул аристократ түгел. Аристократларның бу җәһәттән бөтен кәгазьләре тәртиптә. Алар, үзләренең бөеклекләренә ышанып, киләчәкне һәм мирасны уйлап, барысын да җыеп бара. Хәтта гади генә кәгазь кисәге дә саклана. Мәсәлән, Бакый Урманченың архивы нәкъ шулай җыелган. Кәгазь кисәгенә ниндидер фикер язган икән, ул аны саклаган. Тукайда алай түгел. Аның турында дуслары, туган-тумачалары сөйләгән, язып калдырган истәлекләргә таянып һәм матбугатта чыккан аңа кагылышлы хәбәрләргә таянып кына ниндидер фаразлар ясап була. Әйтик менә Уральскидан Рәмзия Кәлимулла кызы Шәмсетдинова (аның атасы белән Тукай бер мәдрәсәдә укыган. – Ред.) Тукайга кагылышлы күп кенә истәлекләрнең дөреслеккә туры килмәве турында яза. Чыннан да, күп нәрсәләр, кызганыч, халыкның фантазиясенә кайтып кала. Шулай да Тукайның Казан чорын өйрәнелгән дип әйтеп була. Ә менә Уральск (Җаек) чоры караңгы. Тагын шул истәлекләргә таянырга кала. Аның да кайсы дөрес, кайсы уйдырма икәнен әйтү бик авыр. Мин үзем дә Тукайның Уральcкида яшәгән еллары турында архивларда ниндидер документлар калмаганмы икән дип кызыксынган идем. Кызганыч, андагы архивлар 1920 елдан гына башлана. Уральск Оренбург губерниясенә кергәнлектән, бу мәсьәләне Оренбург архивларына барып өйрәнергә кирәк. Шагыйрь Уральскига 1895 елда, 9 яшендә китә һәм 1907 елга кадәр шунда яши. Шунысын да искәртик: аның китү вакыты да истәлекләргә таянып кына фаразлана. Фараз бар икән, аны өйрәнергә, дәлилләр эзләргә һәм факт буларак раслап, аны фәнни әйләнешкә кертеп җибәрергә кирәк. Кызганыч, бездә өйрәнер кеше юк. Безнең буыннан соң Тукай белән кызыксынучы да булмаска мөмкин. Фәнгә яшьләр килми. Яшерен-батырын түгел, гуманитар юнәлеш бик аяныч хәлдә.
 
–  Тукайга кагылышлы дөрес булмаган фактлар күпме?
 
– Бик күп. Казан чоры истәлекләрен генә алсак та, анда берсен берсе кабатлау һәм арттырып җибәрүләр шактый. Документлар булмагач, истәлектәге кайбер мәгълүматларны әйләнешкә дә кертеп җибәреп булмый. Ләкин, ул истәлекләрне дә инкарь итәргә ярамый. Аларны да яшәтергә кирәк. Бу – үзенә күрә бер идеология. Чөнки әлеге истәлекләр шушы шәхесне биргән халыкка карата бер горурлык хисе тәрбияли. Әмма чама хисен дә югалтырга ярамый. Бер мисал. 2015 елларда Әлмәткә барырга туры килде. Шунда Тукайның Тымытыкта булганлыгын әйттеләр. Тукайны бераз белгәнгә күрә, мин шок хәлендә калдым. «Бу фактны каян алдыгыз?» – дип сорагач, алар үзләренең тарихчыларының исемен атадылар. «Ничек барып эләккән ул анда?» дигән сорауга, ни кызганыч, җавап бирә алмадылар. Әлбәттә, бу – фантазия. Фантазиягә таянып иҗат ителгән андый хәбәрләр шактый. Алар буенча, Тукай Актанышта да булган икән. Нишлисең, халыкның шәхесне үзенә якынайтасы килә.

 – Тукай вафат булыр алдыннан нәширләрдән алырга тиешле 500 сум акчасын 2 сәләтле баланы рус уку йортларында белем алыр өчен тотарга васыять итә. Бу васыять үтәлдеме икән?
 
– Тукай вафатыннан соң, ел саен алдынгы шәкертләргә стипендияләр билгеләнгәнлеге мәгълүм. Казанда гына түгел, Петербург, Уральск шәһәрендә дә бу җәһәттән махсус фондлар оештырыла. Һәм стипендияләрнең тапшырылганлыгы газеталарда күрсәтелеп барыла. Ул елларда Тукай образы шактый кулланыла, аның исемендәге сабын, конфетлар да чыгарыла башлый.

– Тукайга кагылышлы тагын нинди табышлар бар?
 
– Соңгы елларда мин Бакый Урманче архивын өйрәнәм. Анда Тукайга кагылышлы кулъязмалар да бар. Әйтик, Наҗия Әхмәрова (Наҗия Әхмәрова – табиб, Сәмәркандта яшәгән. Аның әтисе Габдрахман Әхмәров (1869–1933) Троицк баенда доверенный булган. – Редакция искәрмәсе.) Тукайның Троицкига баруы турында тәфсилле истәлек язып калдырган булган. Урманчеда әлеге истәлекнең оригиналы саклана, аңа кадәр бу истәлекне галим Ибраһим Нуруллин, русчадан тәрҗемә итеп, китабына керткән иде. Мәгълүм булганча, шагыйрьне Троицкига кымыз белән дәваланырга алып баралар. Әлеге истәлектә автор шагыйрьне ничек каршы алулары, андагы сөйләшүләр турында җентекләп яза. Хәтта кемнең кайда утыруы турында сызым да бирә. Әлеге истәлек Үзбәкстанның атаклы рәссамы Чыңгыз Әхмәровта сакланган һәм ахырдан ул аны Бакый Урманчега тапшырып калдырган. Анда 1912 елның җәендә Тукайның инде хәлсез булуы сурәтләнә. Кызлар көймәдә йөрергә чакыргач, шагыйрь: «Минем, кызлар, тауларга менеп төшәргә хәлем юк шул», – дип җавап бирә. Әлеге истәлектә Тукай сурәтенең чынлыкка туры килмәве турында да сүз бар. Нәҗибәнең апасы Сара аңа: «Сез үзегезнең рәсемегезгә бер дә охшамагансыз», – дип әйтә. Моңа әтиләре дә кушылып китә. Китап тышлыкларындагы башына түбәтәй, муенына чуар галстук таккан симез генә яшь егет турында сүз чыккач, Тукай: «Ул рәсемдә мин түгел», – дип җавап бирә. «Минем шигырьләремә мәхәббәт булсын өчен, мине авыру күрсәткән рәсемнәрдән ваз кичеп, китап басучылар башка бер кешенең рәсемен Габдулла Тукай рәсеме дип халыкка таратканнар», – ди. Наҗия Әхмәрова: «Тукайның тышкы күренеше Клячкин хастаханәсендә ике кулын баш астына куеп яткан сурәтенә бик охшаган иде», – дип язып калдыра. Җәмгыятьтә кешенең кыяфәтенә карап бәя бирү бар. Күрәсең, Тукай да шул хәлгә тарый. Драматург Галиәсгар Камал истәлекләрдә дә бит аның хакында «Солидный гәүдәле Тукай турында исәпләп йөргәнгә, миңа аның бу сүзе бик начар тәэсир итте. Ирексездән, гарәпнең Мөгайди турында ишетүең аны күрүеңнән хәерлерәк, дигән мәкале уемнан узып китте», – дип язып калдыра. Нәширләр, мөгаен, шуңа шундый хәйләкәр адымга баргандыр. Сорауга йомгак ясап, шуны әйтәсе килә: Тукай турында яңалык әйтәсең килсә, архивларны кабаттан өйрәнергә кирәк. Тормышында ачыкланмаган нәрсәләр шактый. Тагын шунысы бар: мөстәкыйль дәүләтең булмагач, нәрсә эшләсәң дә, эшне ахырына чаклы җиткереп булмый.
 
 – «Шагыйрь мәхәббәте» дигән четерекле тема бар. 26 ел яшәп, нәсел калдыра алмаган кешенең мәхәббәте булу ихтималларын дөньяга чыгару дөресме?
 
– Шагыйрьнең мәхәббәте истәлекләрдә генә түгел, шигырьләрендә дә чагылган. Мин моны тыелган тема булырга тиеш дип әйтмәс идем. Аңа табынучылар күп булган. Әлбәттә, бу темага нинди максат белән алынасың бит әле. Әгәр шагыйрьне күтәрә икән, яшәсен ул тема да. Әдәбиятка кергән икән, Зәйтүнәгә булган мәхәббәте дә яшәргә хаклы. Ә башкалар турында язганда, уйланырга, бик куертмаска кирәк. Бу җәһәттән дә сәяси якны уйларга кирәк, минемчә.

– Соңгы елларда Тукайның күп кенә әсәрләре үзенеке булмаган, дигән фикерләр ишетелгәли башлады.
 
– Баштан ук искәрткәнемчә, ХХ гасыр башында татар әдәбиятында тәрҗемәләр белән мавыгу табигый. Алар бәрабәренә яңа алымнар барлыкка килә, гомумән, яңа сулыш килеп керә. Тукай гына түгел, башка бик күп иҗат әһелләре  рус классикларын, кайсылары шәрык әдәбияты вәкилләрен тәрҗемә иткән. Тукайның тәрҗемәләренә килсәң, аларны бит тәрҗемә дип әйтергә дә тел бармый! Алар шаккаткыч! Аларда – Тукайның эчке дөньясы. Пушкин, Кольцов, Лермонтов, Майков әсәрләре – ләкин Тукай күзаллавы, Тукай күңеле. Чын талант хезмәте. Ә бит чынлап карасаң, Пушкин иҗаты да 70 процент тәрҗемәләрдән тора, Лермонтовныкы да, Тютчевныкы да… Ул кайсы әдәбиятны алсак та шулай. Шуңа күрә дәверенә карап, Европа – Көнчыгыштан, ә Көнчыгыш үз вакытында Европадан  тәрҗемә иткән.
 
Бездә хәзер шундый кагыйдә: нәрсә беләбез, шуны тизрәк гавамга тарату җаен карыйбыз. Әлбәттә, бу ниндидер танылу, хәзерге тел белән әйтсәк, «просмотр»лар җыюга китерәдер. Әмма символик образлар белән алай шаярырга ярамый. Өч шәхес: Сөембикә, Тукай, Җәлилгә кагылырга ярамый. Сөембикә – милли азатлык, Тукай – милли фаҗига, Җәлил – татар халкының милли патриотик символы. Алар белән сәүдә итәргә ярамый. Дәүләтең булса, бәхәсле моментларны чыгарырга була әле, дәүләтең юк икән, кагылма. Дошманыңа җим бирмә.

 


Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.04.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»