|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2023 Җәмгыять
Әнисе үлгәч, өч яшьлек бала югалганПодмосковьеның Балашиха шәһәрендә триллердан да болайрак вакыйга теркәлгән. 18 апрель иртәсендә әнисенең мәете күп катлы йорт тәрәзәләре астында табылгач, аның өч яшьлек кызы югалган. Фаҗига шәһәрнең Заречная урамында теркәлгән. Мәрхүм хатын Луганскидан килеп, кызы белән фатир арендалап яшәгән. Ул сигезенче каттан егылып төшкән дип фаразлана.
Өч яшьлек Полина хәбәрсез югалган. Полицейскийлар күзәтү камераларын җентекләп тикшергән. Анда ана белән кызы подъездга бергә керүләре аермачык күренә, әмма кыз бала башкача аннан чыкмаган. Полиция барлык подъездларны, подвалларны тикшергән. Юк, кыз бала әйтерсең җир астына төшеп югалган.
Мәрхүмәнең сеңлесе (әйткәндәй, аның тәртибе һәм үз-үзен тотышы полицейскийларга сәер төелган, әле аны тикшерәләр) сүзләренчә, Наташа (өч яшьлек Полинаның әнисе) Луганскидан бирегә туганнарына килгән булган. Ул ПТСРдан (посттравматическое стрессовое расстройство) җәфаланган.
Кыз баланы эзләр өчен волонтерлар җыелган. Арендалап торган фатирдан кыз баланың өске киеме юкка чыккан. Әнисе белән подъездга кергән видеоязмаларда сабый нәкъ шул курткада һәм аяк киемендә булган. Тикшерүчеләр йортны түбәдән алып лифт шахтасына кадәр эзләп чыккан, әмма кыз баланы тапмаган. Якындагы сулыкны тикшерер өчен водолазларны да чакырганнар.
Видеоязмаларга ярашлы, 17 апрельдә көндезге сәгать икеләр тирәсендә өч яшьлек Полина әнисе белән подъездга керә. Икенче көнне таң белән 8 каттан егылып төшкәч, Наталья үлгән. Сабый юкка чыккан.
Тикшерүчеләр йорттагы барлык фатирлардан баланы этләр белән эзләп чыккан, әмма маэмайлар эзне югалткан. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре подъезддан зуп тартмалар һәм сумкалар белән чыгучыларны да җентекләп тикшерә. Кыз баланың әтисе һәм картәнисе Луганскидан бирегә юлга чыкканнар. SHOT Telegram-каналы язуынча, фаҗига теркәлгән йортта яшәүче камералардагы видеоязмаларны 17 апрельдән алып карап чыккан, әмма берни ачыклый алмаганнар. Гаилә әйбәт дип бәяләнә, фатир чиста, бар да җыештырылган, үз урынында, плитәдә аш тора... Өч яшьлек Полинаның кайда булуы билгесез...
Эзләгән вакытта күбрәк мөмкинлекләр кулланыр өчен хокук саклау органнары “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерүчеләр әни белән бала яшәгән фатирны, йорт тирәли территорияне, канализацион коллекторларны, Пехорка елгасы яр буен тикшергән, әмма бар да нәтиҗәсе.
Подъезд түбәсендә табылган хатынның гәүдәсендә биектән егылуга хас җәрәхәтләр генә булган.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.
Фото: пиксабай
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|