|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2023 Шоу-бизнес
Илсөя Бәдретдинова Гүзәл Кәрәмиева турында: «Кипиш. Бик очынсам – бәреп төшерүчем»Бүген Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры Гүзәл Карамиева юбилеен билгеләп үтә. Аңа 45 яшь тулган. Җырчы аны котлап болай дип яза: «Гүзәл… Аликовна… Гуза… Кипиш… Дустым, юбилеең белән котлыйм! Күпме нәрсә кичтек бергә, ә күпмене кичәсе бар әле. Исән-сау бул да янымда бул! Бар да яхшы булыр! Акырып елаган чагымда да, шашанып көлгәндә дә янәшәмдә син. Канатым сынганда – күтәрүчем, бик очынсам – бәреп төшерүчем. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә, Гүзәл!» – ди Илсөя Бәдретдинова.
Аңа җавап итеп юбиляр: «Ядкаровна, елаттың бит… Рәхмәтем чиксез, исән-сау булыйк барыбыз да. Үткәннәрне барлап, киләчәккә карап алга атлыйбыз, Аллаһ кушса», – дигән.
--- |
Иң күп укылган
|