|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2023 Җәмгыять
Атна ахырында Татарстанда бераз салкынайта һәм яңгыр көтеләАтна ахырына Татарстанда температура фонының түбәнәюе көтелә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шундый фараз белән уртаклашты. 21 апрель, җомга көнне һава торышы үзгәрми диярлек. Алмашынучан болытлы һава, явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы төнлә 1 градустан 6 градуска кадәр һәм көндез 14 градустан 19 градуска кадәр җылы булачак, дип яза Татар-информ.
22 апрель, шимбә көнне болытлы булачак. Татарстанда яңгыр көтелә. Төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 4-9 метр, көндезге сәгатьләрдә кайбер урыннарда 13 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +2..+7 градус, көндез +11..+16 градуска кадәр генә җылыначак.
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|