|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2023 Мәдәният
«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленә гаризалар кабул итү башланды«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленә гаризалар кабул итү башланды. Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан 2023 елның 15 октябренә кадәр уздырыла. Кинофестиваль Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче татар халкының милли үзаңын уяту, рухи-әхлакый, заманча мәдәни кыйммәтләрен, тарихи хәтерен саклау, яклау һәм үстерү, анимация, кыска метражлы уен фильмнары аша балалар һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль һәм иҗади өлкәсен баету максатларында үткәрелә. 2022 нче елда «Милли мультFest»ка анимацион, кыска метражлы фильмнар номинацияләренә 465 гариза тәкъдим ителде. «Милли мультfest» республика балалар кинофестивале яңалыклары белән https://tatarkino.ru/ сайтында танышып барырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|