|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2023 Хәвеф-хәтәр
Стюардесса самолетта нәни кыз өстенә кайнар су түккән?Мәскәүдә яшәүче хатын кызы белән Хургадага ялга очкан чакта, гадәттән тыш хәл була. Мәскәү – Хургада рейсында бала өстенә кайнар су түгелә, ул бик каты пешә. Баланың анасы, кайнар суны стюардесса түкте, ди. Ә авиакомпания хезмәткәренең гаебен кире кага. Мисырда 3 яшьлек кызның хәле тотрыклылана. «Безгә капельница куюны туктаттылар, көн саен иртән бәйләвечләрне алмаштырырга йөрибез, кич белән үзем алмаштырам. Дәваланабыз, күпләп дару эчәбез. Кунакханәдә номерда утырабыз», – дип сөйләгән Ольга исемле хатын.
Фаҗигагә әверелә язган ял көннәре шимбә тәмамлана. «Якшәмбе иртән өйдә булабыз», – ди Ольга. Аннары сабыйны Мәскәүдә дәвалап бетерәчәкләр.
Авиакомпания версиясе буенча, бала кайнар суны үзе түккән. Әни кеше исә бу версияне кире кага. Аның сүзләренчә, бортпроводница гаепле, ул гафу да үтенмәгән. Башка стюардлар исә шунда ук ярдәмгә килгән, диелә хәбәрдә.
Ольга сүзләренчә, кыз бала рәт уртасында утыра, аның өстәле ачык була, анда планшет тора. «Мин телефонда утыра идем. Шул чакта стюардесса килде, кызымның өстәленә стаканнар куярга маташты. Стакан әйләнеп каплангач кына, кайнар икәнен әйтте. Без аны тотып калдык. Бала колготки һәм чалбар кигән иде», – ди Ольга.
Әни кеше тиз генә баласын чишендерә, аңа ярдәмгә башка бортпроводница һәм стюард килә. Су түккән кыз исә гафу үтенми, гаиләнең үзен гаепли. «Аннары Яна исемле бу кыз килде, кайнар икәнен кисәттем бит, диде», – дип искә ала Ольга.
Ольга самолетны ашыгыч рәвештә туктату мөмкинлеген сорый, мәсьәлә хәл ителгәнче, бала йокыга китә. «Авиакомпания версиясе буенча, стюардесса стаканнарны куйган да киткән, имеш, без үзебез түккән», – ди Ольга.
Ә менә мине бер нәрсә аптырата. Стюардесса ризыклар таратып йөргәндә, ана кеше ничек тыныч күңел белән телефонда утырган? Бер тапкыр булса да пассажирларны ашата торган рейс белән очкан булса, хатын анда кайнар ризык таратырга мөмкин икәннәрен белергә тиеш. Стюардесса кулыннан бар ризыкны ул үз куллары белән алырга тиеш!
Бала пешкән, сүз дә юк, бик күңелсез хәл. Әмма биредә гаепне тулысынча стюардессага япмас идем.
Чыганак: 360tv.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|