|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.04.2023 Җәмгыять
Бернисез калган дүрт балалы гаиләгә ярдәм җыяларБалтач районының Кариле авылында яшәүче Гарифуллиннар йортында кичә ут чыга. Гаилә мунча яккан була. Хуҗабикә Айгөл сөйләвенчә, 12 һәм 11 яшьлек кызлары мунчага кереп китә. Әмма озак та тормый, аннан йөгереп тә чыгалар. – Анда нидер шалт-шолт итә дип чыктылар. Өсләрен салып өлгергәннәр, сөлгегә уранып чыктылар. Карасак, мунчага ут капкан. Мин тизрәк янгын сүндерүчеләрне чакырдым. Өйгә күчәр дип уйламадым да, – дип сөйли Айгөл. – Энем килеп кереп өйдән әйберләр ташый башлагач та, күчмәс дип тордым. Тик ут тиз капты. Өстебездә ни, шуның белән урамда басып калдык. Без бу йортны моннан 11 ел элек сатып алган идек. Иске иде инде ул. Ә менә мунчаны 3 ел элек кенә төзеп бетердек. Анысы яңа иде. Нилектән ут чыккандыр, белмим дә. Ичмаса, өйне дә иминиятләштермәгән идек.
Айгөл ире белән дүрт бала үстерә. Олысына 14 яшь, иң кечесенә 3 тулган. Ул сабыйның физик мөмкинлеге чикләнгән. Шуңа да әтисе аның белән өйдә утыра. Әниләре кафеда эшләгән. Бу гаиләнең йорт салырга үзләренең генә көче җитми. Район хакимиятендәгеләр дә булышырбыз, дигәннәр. Әмма йорт җиткерер өчен шактый зур суммада кирәк. Айгөл, инде бу нигезгә йорт салып булмас, ди. Тирә-ягы сазлык икән. Әлегә әниләрендә яшиләр. Үз йортларын салырга дип торалар. Бар өметләре мәрхәмәтле кешеләрдә.
Гарифуллиннага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап счетлары: Айгөл Фәрит кызы исемендәге Саклык банкы номеры: 4279 3806 8003 9858. Элемтә өчен телефон номеры: 89 86 93 41 242.
--- |
Иң күп укылган
|