|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2023 Хәвеф-хәтәр
Алабуганың бер күлендә ярты ел элек югалган ир-атның гәүдәсен тапканнарТатарстанның Алабуга районы Орехово күлендә коткаручылар ир-ат гәүдәсен тапканнар. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Үлгән 34 яшьлек ир-атны кичке сәгать алтыда судан чыгарганнар. Күл бакча ширкәтендә урнашкан. Билгеле булганча, ир-ат ярты ел элек, ноябрь аенда югалган. Аның гәүдәсен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Фаҗиганең сәбәбен хокук саклау органнары хезмәткәрләре ачыклаячак.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|