поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.03.2011 Могҗиза

Зифарның бәхете

Аларның берсе – Аръякта, икенчесе Биръякта тора. Икесенең дә ата-анасы бер-бер артлы үлеп китте. Зифар ялгыз буйдак булып яши. Авылда буйдаклар, тол ирләр күп. Аръяк Зифар иң буйдагы иде. Аның бер тапкыр да өйләнеп караганы булмады. Аңа мескенлек чире йоккан иде инде. Усал телле хатыннар сөйли: имештер, Зифарның ирлеге юк, шуңа күрә аны хатын-кыз кызыксындырмый икән.

Биръякның Салия исемле кызы да кияүдә булмаган. Ул да гүзәлләр нәселеннән түгел. Салиягә дә егетләр карамады. Аның да ниндидер чире бар бугай. Салия, малларны ябуга, караңгы төшүгә, капкасын бикләп, йокларга ята. Зифар белән Салияне бер-берсенә димләп тә карадылар. Зифар да, Салия дә риза булмады. Имеш, Зифар яучыга:

 

– Кеше белән сөйләшә белмәгән Салия миңа нигә кирәк! – дип әйткән.

 

Салия исә:

 

– Чәкисез Зифарның миңа нигә кирәге бар? – дигән, имеш.

 

Зифар ни өчендер ут яндырып йоклый, әллә караңгыдан курка, әллә гадәте шундый. Бервакыт авылда ут сүнде. Зифар караңгыда йокларга мәҗбүр иде. Тәрәзәдән тулган ай яктысы төшә иде. Зифар караватын тәрәзәгә якынрак куеп йокларга ятты. Шулчак ул:

 

– Җылынып кына чыгыйм! – дигән нәфис тавыш ишетте.

 

Зифар, юрганын ачып, тавыш килгән якка карады, төнге ай яктысында ишек катында басып торучы бер кызны күрде.

 

– Син монда ничек кердең? Ишекләр, капкалар бикле бит! – диде хуҗа.

 

Кыз караватка якынрак килде, аның өстендә юка пәлтә генә иде. Бу салкында кем инде шундый юка киемнән йөри?

 

Тагын назлы тавыш ишетелде:

 

– Мин көндездән кереп калдым бит! – диде кыз.

 

Ул пәлтәсен салды да Зифар юрганы астына кереп ятты. Аның тәне салкын иде.

 

– Туңдым мин, зинһар, җылыт! – диде кыз.

 

Зифар кызны кыюсыз гына кочаклады. Аның чәченнән, тәненнән хуш ис килә иде. Кыз аның кочагына сеңеп бетте. Зифарның дәрте кузгалды. Ләкин ул аңа кагылырга шүрләде.

 

– Нигә син мине назламыйсың, Зифар? – диде кыз. – Яныңда шушындый гүзәл, яшь кыз ятканда ничек түзәсең, әллә синең дәртең юкмы?

 

– Мин аның рәтен белмим! – диде хуҗа.

 

– Өйрәтермен! – диде кыз һәм Зифарны чишендерә башлады...

 

– Син оялма, Зифар, ул бик табигый эш. Тик син кабаланма гына. Син үзеңне роза чәчәге эченә керүче төклетура дип уйла. Төклетура гөл чәчәгенең касәләре кырыеннан йөри, аннан әкрен-әкрен генә икенче касәгә күчә. Аннан эчкәрәк уза. Кат-кат йөри төклетура чәчәк эчендә. Бер керә – бер чыга. Ул ашыкмый, ул ләззәтләнеп бал җыя. Бөтен касәләрен дә татып карый, аннан тышка чыга, аннан тагын әкрен генә эчкә керә. Чәчәк аның бал җыйганыннан ләззәт ала.

 

Зифар кайда икәнен дә белмәстәй халәттә иде.

 

Алар янәшә ятты. Ай яктысында кызның йөзе серле, гаҗәеп гүзәл булып күренде.

 

– Синең мине үбәсең килә бит!

 

– Әйе! – диде Зифар.

 

– Алайса, үп! – диде кыз.

 

Ач кеше ризыкка комсызланып ташланган кебек, Зифар кызны шашып-шашып үбә башлады.

 

– Хәзер борын яфракларымны үп! – диде кыз. – Керфекләремне иреннәрең белән кытыкла, телең белән кашларымны капша, колак яфракларымны үп, колак тишегенә телеңне тидер, тигез итеп сула, синең сулышың миңа рәхәтлек бирә. Хәзер минем күкрәкләремне бер-бер артлы назла. Иреннәрең тияр-тимәс кенә йөрсен. Менә шулай. Төклетура тагын бал җыярга әзер. Рәхим ит, гөл чәчәге синең карамакта.

 

Бушандылар.

 

– Менә шулай! – диде кыз. – Син сәләтле шәкерт икәнсең, Зифар.

 

– Ә син сәләтле остаз икәнсең! – диде Зифар.

 

Алар кочаклашкан килеш йокыга талды. Иртән уянганда Зифар янындагы кыз юкка чыккан иде. Ул сикереп торды, өйне әйләнеп чыкты, ишек бикле, капкалар бикле. Кая китте икән бу матур кыз? Төштә генә күргәндер ул бу ләззәтне.

 

Икенче көнне дә төн төшкәч, Зифар ут кабызып, йокларга ятты. Ул ятуга серле кыз тагын аның өендә пәйда булды. Алар тагын ләззәт дәрьяларында күп тапкырлар көймә йөздерде.

 

– Мин сиңа өйләнәм, кал минем өемдә! – диде Зифар.

 

Кыз көлемсерәде, ул канәгать иде. Ул шуны гына көтеп торган кебек иде.

 

– Мин риза, Зифар! – диде кыз.

 

Алар тагын дәрья кичте.

 

Кыз тагын серле рәвештә юкка чыкты.

 

Зифар курка калды: бу бер-бер сихердер, бәлки ул юха җыландыр!

 

Аның борчылулары юкка булмаган икән. Чираттагы килүендә кыз аеруча дәртле, ләззәтле, юмарт кыланды. Ул Зифарны үз иркенә куйды, шуннан файдаланып, Зифар юрганны атып бәреп, тиз генә ут кабызды: Чибәркәйнең кендек урыны буш иде. Анда бары тик шома ак тән генә иде... Кыз шундук юха җыланга әверелде дә каядыр юк булды. Мич төнлеге аша чыгып качты бугай.

 

– Ярый әле башыма килде! Юхага өйләнеп куйган булсам!

 

Ә нәрсә? Начар булмас, минем хатын иң гүзәле булыр иде. Бу ләззәтләргә бәрабәр кибеп үлсәң дә ярый, икмәктер!

 

Юха кабат күренмәде. Зифар үзенең чын ир икәнен аңлады. Аның чыннан да өйләнәсе килүе тагын да артты. Ул инде һәр очраган кыз, һәр очраган тол хатынны үзенең кәләше итеп күрә башлады. Узган-сүткән хатыннарга ул сүз ката, шаярта. Авыл халкы аптырап калды. Ни булды соң мокыт Зифарга, гел ир кыяфәте алган. Ул озак уйлап тормады, беркөнне Биръяк Салия капкасын ачты.

 

– Салия! – диде Зифар. – Мин сиңа өйләнәм, каршы килеп торма!

 

Салия аптырап калды, Зифарга карап көлде:

 

– Ташың кыздымыни, нигә ул кадәр ашыгыч? – диде кыз.

 

– Кая ашыгыч булсын? Мин карт буйдак, син сазаган кыз! Бетте-китте, икебез дә пар килгәнбез, котлы булсын туебыз! Туй дигәннән, аны ясап тормабыз! Никах, ЗАГС – бетте-китте! Киен, әйберләреңне иртәгә чыгып алырбыз.

 

Салия тагын да кычкырыбрак көлде. Аңа Зифарның тәвәккәллеге ошый иде, ахрысы.

 

– Туктале, тукта, Зифар! – диде кыз. – Күрмисеңмени, тавыкларга җим сибеп йөрим. Бозау да каралмаган. Әйдәле, өйгә керик.

 

Өйгә уздылар. Пөхтә, матур өй.

 

– Кунак көткәндә генә шулай җыештыралар түгелме?

 

– Син кунак түгелмени, Зифар?

 

– Юк, мин яучы да, кияү дә.

 

– Хәзер чәй куям!

 

Бер тустаган чәй эчелеп беткәндә алар килештеләр. Иртәгә никах.

 

Кызык булды бу кәләш төшерү. Салия бер төенчеген алып, Зифарга иярде. Өйгә кайтып керүгә, үз йортындагы кебек үк, Салия эшкә ябышты. Зифар да каралты-кура тирәсендә ут өертте. Икесе дә дәртле иде.

 

Эшләрне караштыргач, зөфаф кичәсенә яттылар.

 

Зифар Салияне салмак кына чишендерде. Башта кул бармакларын үпте, аннан иреннәрен, аннан муенын, аннан керфекләрен, колак яфракларын – бер җирен дә калдырмады. Салия кытыкланып, могҗиза көтеп ята иде. Чыннан да, могҗиза булды ул. Кыз Зифарны кабул итәргә әзер иде. Салия гыйффәтле вә гыйззәтле булып чыкты. Алар таң ата башлаганчы зөфафта булды. Курада маллар кычкырыша башлагач кына тордылар.

 

– Без өйләнгәч кенә төн кыскарды! – диде Салия.

 

Ул шат-шаян иде. Йомыкый гына күренгән кызны алыштырганнармыни. Эшне өерттереп башкара, ерак чишмәгә суга бара, үз йортына кайтып, андагы малларны карый, аннан тагын Аръякка чыгып иренең малларын карый. Үзе шат, шаян, төртмә телле.

 

Вакыты килеп җитүгә үк, Салия бер углан алып кайтты. Шәп булды! Зифар ихатасына нур иңде, җан керде. Баладан соң, Салия тагын да чибәрләнде. Яшь чакта Салиягә карамаган башка ирләр теш төбен суырып: «Безнең күзләр кайда булган икән, шуны күрмәгәнбез», – дип уфтангалыйлар. Яшь чакта Зифарны санга сукмаган хатыннар яшертен генә уына: «Күршедә торып та Зифарны күрмә инде. Кара, нинди ир», – дип сокланалар.

 

Зифар белән Салиянең бәхетеннән көнләшүчеләр дә аз булмады.

 

Салия тагын бер углан алып кайтты.

 

Шулай тулы гаилә булып, җитеш тормышта яшәп ятканда шом иңде Зифар йортына. Салияне билгесез чир басты. Ул ябыга башлады. Сулды. Күңеле сүрелде. Балаларга да, иренә дә игътибары күзгә күренеп кимеде. Зифар нишләргә дә белмичә аптырады. Табибларга йөртте, профессорларга да күрсәтте. Бу сәер чирнең сәбәбен берсе дә төгәл әйтә алмады. Рентген, томография, кан-сидек анализлары бернинди чир күрсәтми. Психологка да, психиатрга да күрсәттеләр. Нәтиҗәсе булмады. Салия ашамыйча-эчмичә кибә, сула барды. Зифарның кайгысы чиксез иде. Хатынсыз калса, ике бала белән ни кылыр? Сөеклесеннән башка ул ничек яшәр? Салия ятагында хәрәкәтсез сузылып ята. Елмая алмый, елый алмый, аның күзләре генә тере иде. Ул күзләрдәге мәгънә, сагыш, шөбһә Зифарның йөрәгенә ук булып кадала. «Нигә болай кыска булды бу соңлап килгән бәхет? Миннән башка син, җаным, ике сабыйны ничек багарсың, сиңа авырга туры килер», дигән мәгънә агыла иде аның карашыннан.

 

Бик йончылды Зифар, маллар карый, балаларын бага, хаста хатынын да карый. Алай-болай өзлегеп китсә, дип, ул төнгә күрше карчыкларын Салия янында утырырга чакырды. Карчыкларны хаста янында калдырып, ул мунча өйалдына чыгып ятты. Ятуы булды, өйалдында гаять чибәр бер кыз пәйда булды. Аның яшьлеген, гүзәллеген сурәтләр өчен остател булырга кирәк. Кыз сихри тавыш илә аңа дәште:

 

– Курыкма, Зифар, бу мин – Акҗылан! – диде. – Синең сөекле хатының эчендә юха җылан ята! Шул җылан аның ашаганын, эчкәнен йотып бара.

 

Зифар сикереп торды:

 

– Аны ничек чыгарырга соң, Акҗылан?

 

– Җыланны чыгарыр өчен, ул, үз сөтен савып, сөтле касәне авызыннан бер терсәк арасы куярга тиеш. Сөтне саугач, ул өч көн берни ашамасын, тамчы су эчмәсен. Җылан кибеп, үләр хәлгә җиткәч, сөт эчәргә чыгачак. Чыгуга, аны тотып, койрыгын кисәргә кирәк.

 

Зифар ачынып:

 

– Аның сөте юк бит! – дип кычкырды.

 

– Булыр, аның өчен ул балага узарга тиеш!

 

– Ничек? Кайчан? – дип сораса да, ул җавап ала алмады. Акҗылан юкка чыкты.

 

Ул төне буе йокламыйча уйланып ятты.

 

Таң аткач, карчыклар чыгып китте. Балаларны ул бакчага илтеп куйды. Хатыны янына килде.

 

– Карчыгым, – диде ул. – Мин сине дәвалау җаен таптым.

 

Салия күз карашы белән генә:

 

– Ничек? – дип сорады.

 

Зифар барысын да сөйләп бирде. Салия елмайгандай итте. Ул риза иде. Зифар аңа җылы чәй йоттырды. Аннан соң зөфаф кичендәге кебек гамәл башланды.

 

Ходаның рәхмәте, Салия күзгә күренеп рәтләнә башлады, аңа хәл керде. Аның ике имчәге кабара башлады. Ул авырлык белән игезәк кыз тапты. Аның күкрәгенә сөт төште. Салия өч көн, өч төн ашамады, эчмәде. Сөтен савып ярты метр чамасы ераклыкка куеп, көн көттеләр, төн көттеләр. Дүртенче төндә Салия:

 

– Зифа-ар, эчемдә нидер кыймылдый! – дип кычкырды.

 

Зифар, сугым пычагын әзер тотып, җылан чыкканны көтә иде. Салия укшый башлады, коскан авазлар чыкты, аның авызыннан боргалана-боргалана, ысылдый-ысылдый җылан чыкты. Салия юрган белән авызын томалады. Җылан сөтле касәгә таба шуышты, шулчак Зифар аның койрык очын кисеп алды. Койрыксыз җылан юкка чыкты.

 

Шуннан соң Салия күзгә күренеп сәламәтләнә, тагын да чибәрләнә башлады, балаларын имезә, сөте дә күп, шөкер.

 

Зифар да, балалар да, Салия дә бәхетле иде.


БАТУЛЛА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»