|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2023 Матбугат
Эдуард Хәйруллин белән хушлашу урыны һәм вакыты билгелеТанылган журналист, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин белән хушлашу мәрасиме 17 апрельдә 10:00 сәгатьтә Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә (Николай Ершов урамы, 57а йорты) узачак, дип яза Татар-информ. Эдуард Хәйруллин кичә кич Казанда 54 яшендә кинәт вафат булды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров танылган журналистның әнисенең кайгысын уртаклашты.
--- |
Иң күп укылган
|