поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.04.2023 Шоу-бизнес

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Үземне музыкант буларак үстерә алмадым»

Һәр заманда тамашачының яраткан җырчысы булып калу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? Татар җырчысы булу – үзеңне кысаларга кертү дигән сүзме? Ил-көн вакыйгалары иҗатка ничек тәэсир итә? Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова белән әнә шул хакта сөйләштек.

– Заман кешене ничек үзгәртә?
 
– Замана бөтен кешеләргә, бигрәк тә безнең кебек совет заманында туучыларга, совет мәктәбендә укыганнарга тәэсир итә. Әниләр, без үскәндә, заманалар бигрәк үзгәрде инде, дип әйтә торганнар иде. Сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны күргән кешеләрнең тел төбен без ул чакта бәлки аңламаганбыздыр да. Рәхәт заманда яшисез, дип йомгаклап куюлары ул чакта бәлки елмаю тудыргандыр. Хәзер инде үзебез шул сүзләрне әйтәбез. Заман коточкыч тизлектә үзгәрә. Безнең буынга аның кайбер үзгәрешләрен кабул итү дә читенрәк. Ә кайберләренә, теләсәң дә, ияреп булмый. Бу җәһәттән мин яшьләрне күзәтергә яратам. Бу – алар заманы. Димәк, алардан күп нәрсәгә өйрәнеп була.
 
– Үзгәрешләр иҗатка да тәэсир итәме?
 
– Әлбәттә. Беренчедән кешеләрнең яшәешкә мөнәсәбәте үзгәрде. Әйтик, җырлы мәҗлесләр сирәгәйде, гомумән, мәҗлесләрдә җырлашып утырулар бетте диярлек. Туй мәҗлесләре тыйнакланды, яшьләр язылышалар гына, туй итмиләр. Вазгыять халык кәефенә тәэсир итми калмады, билгеле. Яшерен-батырын түгел, билләрне кысыбрак яши башладык. Ә иҗатның үзенә килсәк, кайбер темалардан баш тартырга туры килә. Күп кенә авторларга, мин бу җырны башкара алмыйм, дип тә әйтәм.
 
– Сез сәхнәгә чыккан вакытлар белән хәзергене чагыштырсак, җырчыга танылу кайсы вакытта җиңелрәк иде?
 
– Чын мәгънәсендә сәхнә кешесенә ул вакытта да, хәзер дә җиңел түгел. Тыштан караганда, хәзер җиңелрәк кебек. Янәсе радиога һәм телевидениегә бер языласың да, танылу килә. Кайберәүләр шулай уйлый да. Ә бу әле – эшнең башы гына. Башта күренәсең, халык игътибарын яулыйсың, аннары гомер буе шул игътибарны югалтмас өчен тырышасың. Дөрес, хәзер мөмкинлекләр зур, тавышны да көчәйтеп, матурайтып була. Әмма аның нәтиҗәсе озакка түгел. Бер тапкыр шулай сәхнәгә чыгарга мөмкин. Ә бит сәхнәнең үз кагыйдәләре бар. Анда  тавышның көчле булуы, энергетикаңның тамашачыны яулап алуы кирәк. Дөрес, бер чыккач, сәхнә үзенә гел ымсындыра. Анда матур, анда бар нәрсә ялтырый. Сәхнәдә калу өчен иҗат кешесе булып туарга, аның белән яшәргә кирәк.
 
– Беренче гастрольне хәтерлисезме?
 
–  Мәдәният институтының беренче курсын тәмамлаган чак. Музыкант, композитор Марс Макаров, төркем туплап, безне Түбән Новгород якларына алып чыгып китте. Филармониянең яшь артисткасы буларак беренче гастрольләрем әнә шунда булды. Минем ул чакта, булса, 2–3 җырым булгандыр, шулар белән ике атна чыгыш ясарга насыйп булды. Гастроль тормышын Марс абый белән башлап җибәрүемә мин бик шатмын. Талантлы музыкант белән сәхнәгә чыгып басу безнең кебек яшь башкаручыга ышаныч бирә, каушамыйсың, халык та җылы кабул итә. «Мәтрүшкәләр», «Кыр казлары» җырларын башкаруым истә. Без бит Әлфия апа Авзалова, Илһам Шакиров, Илфак Смаков кебек берничә генә җырчыны тыңлап үскән авыл балалары. Ә инде юлда йөрү, чыгышлар татар эстрадасының җырга да, талантларга да бай икәнен күрсәтте. Бу минем өчен яңа дөнья иде. Шуннан китте инде. Укулар башлангач, Тинчурин театры артистлары белән авылларга йөрдек. Минем холык алар компаниясен кабул итмәде. Дөресен әйткәндә, мин кыргыйрак идем. Аннары «Иделкәем» ансамбленә йөри башладым. Аның белән Уфада гастрольләрдә йөрдек. Хәйран гына остардык, авылларда мөстәкыйль чыгышлар ясый идек. Аннан Зөфәр белән очраштык, яңа төркем җыеп, чыгыш ясый башладык. Шуннан китте инде.
 
– Дуэт белән чыгыш ясауны да сез популярлаштырдыгыз кебек.
 
– Ул елларда Хәйдәр Бигичев белән Зөһрә Сәхәбиеваның парлы чыгышларын бик яратып кабул итәләр иде. Без дә Зөфәр белән парлап чыгыш ясый башлагач, килеп рәхмәт әйтәләр иде. Күрәсең, парлап җырлаганда җыр төсмерләргә байый, мәгънәсе тагын да тирәнәя торгандыр.
 
– Зөфәр абый белән дуэтларны хәзер дә сагынып көтәләр.
 
– Сагынмасыннар, концертларга килсеннәр. Концертларда бергә чыгыш ясыйбыз. Еш кына, тавышларыгыз туры килеп бетми, дип тә әйтәләр. Ул туры килеп бетәргә тиеш тә түгелдер. Без икебез ике төрле тавышлы булганга матур яңгыраганбыздыр. Дуэт белән җырлауны туктатырга җыенмыйбыз, чөнки бу чыгышлар вакыт сынавын уңышлы үтте. Хәзер дуэтлар бик күп, әмма барысын да отышлы дип әйтеп булмый. Кайберләре югалып кала, ник дигәндә, дуэт ул – бер-береңне тулыландыру да. Күпләрдә менә шунысы юк.
 
– Улыгыз Булат белән дуэтны ничек кабул итәләр?
 
– Бик матур кабул иттеләр. Яшерен-батырын түгел, башта шикләнебрәк тотынган идек бу эшкә, ә инде тамашачы хисләрен күргәч, без дөрес юлда дигән фикер ныгыды. Безнең җырны җырлап, яздырып җибәрүчеләр дә бар. Бигрәк тә яшьләр ярата.
 
– Репертуарыгыздагы заманга яраклашкан җырларны тамашачы ничек кабул итә? 
 
– Мин бертөрлелекне гомумән яратмыйм, стильләрне дә үзгәртәм, һәрвакыт үзгәрүдә. Мин үземне барыбер иҗат өчен яралган кешедер дип уйлыйм. Әлбәттә, төрле вакытлар булды. Үземне гаиләгә багышлап, иҗат тукталып торган чакларны да кичерергә туры килде. Сәламәтлек аркасында да зур гына тәнәфес ясадым. Бар да яхшы булып, ниндидер бер штильгә килеп кергән чаклар да була. Андый чакта бернинди эш бармый. Эшләгәнең үзеңә кызыксыз булып кала һәм син эзләнә башлыйсың. Үзеңнән канәгать булмау янә «кабызып» җибәрә. Нәтиҗәдә яңа җырлар туа, яңа аһәңнәр табыла.
 
– Хәзер бу җәһәттән мөмкинлекләр дә күбрәк инде.
 
– Алай дип әйтмәс идем. Чынлыкта мөмкинлекләр күп түгел, бигрәк тә татар сәхнәсендә. Татар җырчысына яшәү җиңел түгел. Без барыбыз да ниндидер бер вакуум эчендә яшибез, шунда татарлыгыбызны сакларга тырышабыз. Үзебезнең дөньябызны рус мохитеннән сакларга омтылып, русча да җырламыйбыз, бу яктан да чиклибез. Инде гастрольләрне күз алдына китерик. Татар җырчысы Россия буйлап концертлар куярга ниятли ди. Аның концертына билет бәясе рус артистларыннан күпкә түбән. Әмма бит ул татар сәнгатен читкә алып чыга икән, аны югары дәрәҗәдә күрсәтергә тырыша. Яхшы аранжировкалар яздыра, сәхнәгә, образларына зур чыгымнар тота. Саный башласаң, бу концертларның үзен акламаган чаклары да күп була. Шуңа үзләрен бүтән милләт сәнгатенә багышлаучылар да бик күп.
 
– Тулаем рус программасына күчәм, дип игълан итүчеләр бар бит әле. Әйтик, менә Элвин Грей (Радик Юлъякшин) шулай дигән иде дә, татар—башкорт эстрадасыннан чыгып бетә алмый.
 
– Элвин Грейны мин татар-башкорт эстрадасында зур юнәлеш дип саныйм. Ул – бик матур үрнәк. Продюсеры уңышлы образ уйлап тапкан, молодец. Элвин безнең сәнгать өчен начар эшләмәде, күпләргә уйланырга җим бирде, булдыклы икәнен раслады.
 
– Аерылабыз, сәхнәдән китәм, өйләнешәбез кебек сүз чыгарып та тамашачы игътибарын яулауга ничек карыйсыз? Үзегез андый адымга бара алыр идегезме?
 
– Мин кешегә психологик йогынты ясау ысулын беркайчан да кулланмадым. Ә бу – психологик тәэсир итүнең бер төре. Ул – бүгенге чорның бер сыйфаты, интернет шаукымы. Кемнеңдер үзен әнә шул яктан да күрсәтәсе килә икән, эшләсен. Бәлки, ул шул яклап үзен аерылып торам дип уйлый торгандыр. Әлбәттә, мондый сүзләр беркадәр кызыксыну уятадыр, сүзгә ышанып барып караучылар да бардыр. Әмма залларны тутырырга ярдәм итә дип уйламыйм. Сәхнә кешесе әрсез булырга тиеш. Шушы сыйфат булмаса, сәхнәгә чыгуның кирәге дә юктыр. Менә бит әле җырлый белмәсә дә, барыбер менә, минеке хак дип, барыбер тырыша. Шулай инде, минеке яхшырак, дип мактамаса, аның тауарына кем күз салсын?! Әмма вакыт бар бит әле. Ул – төп бәяләүче. Үземнең андый шаукымнарга бирелгән булмады һәм булмас да. Мин аны энергетик вампирлык дип саныйм.
 
– Ә менә киенү стилен үзгәртүне ничек кабул иттеләр?
 
– Имиджны үзгәртәм, әмма чама хисен югалтканым юк. Төрле фикерләр килеп ирешә, кемдер хуплый, кемдер бик каты бәрелә. Гомер буе бер урында калып булмаган кебек, бер үк образда гына калырга ярамый, алай булмый да ул. Һәр чор киенү рәвешенә, образларга үз чалымнарын өсти, аларга күз йомып булмый инде. Ә консерватив караш ул гомер-гомергә бар. Мин аны начар димим, ул да кирәк. Әмма артыкка китсә, ул да туйдырып җибәрә. Ә эзләнү юлыңны дәвам итү, тукталып калмау өчен кирәк.
 
– Холкыгыз буенча сез нинди кеше?
 
– Һәр проблеманың да чишелеше бар. Мин әнә шулай дип яшим. Сәхнә дә бу җәһәттән чыныктыра. Төрле чак була бит, авырган килеш дә  җырларга туры килә, кайгылы чагыңда да концертны чигереп булмый, авырлы чакта да чыгасың. Нинди генә хәл килеп туса да, яхшылыкка ышанасың. Мин, мөгаен, оптимисттыр. Безнең Зөфәр дә шундый.
 
– Сәхнәдә беренче чыккан мәлләрдә, мөгаен, кемгәдер охшатып җырлау гадәти хәлдер. Хәзер дә кемнәрдәдер Әлфия апа, Илһам абый, Салават аһәңнәре ишетелеп китә. Ә сез кемгәдер охшатып җырларга тырыша идегезме?
 
– Мөгаен, юктыр. Үзеңнекен булдырырга кирәк. Кабатлау булмагандыр дип уйлыйм. Әмма үскәндә «Кыр казлары артыннан» спектаклендә Исламия Мәхмүтованың җырлавына гашыйк идем. Аның артыннан кабатлап, аныңча җырларга тырышу да бар иде. Аның халыкчанлыгы күңелгә кереп калган. Нинди генә җыр башкарсам да, аның үзәгендә әнинең моңы, әбинең мөнәҗәтләре ятадыр, мөгаен. Тыңлап үсеп, шуларны дәвам итү бу.
 
Блиц–сораштыру
 
– Бүгенге халәтегез нинди җырга туры килә?
 
– «Агыйделдә ак кораб…» дип җырлап килдем әле. Ул – минем әтинең җыры. Тавышы шундый шәп иде аның. «Ай әтиең җырчы булса», – дип соклана иде әни. Әни дә җырлый иде. Күршеләр, Мәрҗәнә апа шундый матур җырлый иде бит, дип искә алалар иде. Мин, җырчы булам, дигәч, әнинең, тамак туйдырырлык акча эшли алырсыңмы икән, балам, дип борчылганы истә. Әни тырыш, эшчән, турысын әйтә торган кеше иде. Мин алай әйтә алмыйм.
 
– Соңгы укыган китабыгыз.
 
– Лев Толстойның «Война и мир» романы.
 
– Тормышыгыз турында фильм төшерсәләр, ул ничек аталыр иде?
 
– «Бу бит син!» Концерт программам да шулай атала.
 
– Холыктагы биш төп сыйфат.
 
– Тәвәккәллек, конфликтлы хәлләрне булдырмаска тырышу, тынычлыкны саклау, каударланмау, сабыр итү… Тынычлыкны гомергә эзләдем. Күрәсең, энергиям кайнап торадыр, шул ук вакытта тынычлыкны кулда тотарга тырыштым.
 
– Үкенечкә калган сыйфат.
 
– Үземне музыкант буларак үстерә алмадым. Кечкенәдән музыкаль инструментым булмады. Дөрес, бәләкәй чакта уенчык рояль күреп калдым, әмма бер атнадан ул да юкка чыкты. Әллә урладылар, әллә… Яңадан  уен коралы алучы булмады.
 
– Бәхет ул – …
 
– үз-үзеңне аңлый белү, үз юлыңны табу, шул юлыңның эчке дөньяң белән туры килүе.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.04.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»