|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.04.2023 Дин
Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле21 апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Изге җомга көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7.00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7.30 сәгатьтә укылачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте. Авыл җирлекләрендә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда «Хозур ТВ» телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк, дип яза Татар-информ.
Моннан тыш, гаетнең интернеттагы трансляциясен Татарстан мөфтияте сайтында, «Хозур ТВ» YouTuBe-каналында күзәтеп булачак, диелә хәбәрдә.
--- |
Иң күп укылган
|