|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2023 Хәвеф-хәтәр
Казанның дары заводында шартлау - бер кешенең кул чугы өзелгәнКазанның дары заводында шартлау булган. SHOT телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, снарядны сынау вакытында предприятие хезмәткәренең кул чугы өзелгән. Бу хәл Светлая урамындагы Химия продуктлары институты территориясендә булган. Эшче дарылы снаряд макетын баллистик сынаулар урынына алып барганда, кулындагы йөге шартлаган. Аның кул чугы өзелгән. 56 яшьлек эшче хастаханәгә озатылган.
Белгечләр шартлау сәбәбен билгеләячәк. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре шулай ук эш кузгату турында мәсьәләне карый.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|