|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2023 Шоу-бизнес
Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачуринаның никахы бу якшәмбедә үк узарга мөмкинРишат Төхвәтуллин Алия Карачурина белән никахлары кайчан булачагына ишарәләде. Аның сүзләренә караганда, зур мәҗлес инде бу якшәмбедә үк узарга мөмкин. Җырчы социаль челтәрләрдә язылучыларының сорауларына җавап биргәндә шулай ди.
«Никах кайчан?» – дигән сорауга ул: «Тагын 4 көн калды», – дип җавап кайтарган.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин сөйгәненә 6 март көнне тәкъдим ясады. Булачак кәләш - Ришат төркемендә эшләүче Алия Карачурина.
Ришат аңа тәкъдимне Уфада концерт куйганнан соң, кафеда туган көнен билгеләп узган вакытта ясаган.
«Күпләр минем җырларда җырланган мәхәббәтемне тизрәк табуымны теләде. Ул һәрвакыт минем янымда иде», - дип уртаклаша җырчы.
Ришат белән Алиянең яшерен мәхәббәтен барлык халык яратып күзәтте. Яшьләргә тигез тормыш телибез!
--- |
Иң күп укылган
|