поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.04.2023 Язмыш

Табиблар миңа: «Нык булыгыз, сезгә әле балаларыгызны аякка бастырырга кирәк», – диде

Өч баланы ятим иткән әлеге фаҗига күпләрне тирән кайгыга салды. Ялгыз калган ир Рафаэль Мөхәммәтов белән әңгәмә күңелне тетрәндерә. Әлеге фаҗига 14 мартта килеп чыга.

Сәламәтлек саклау системасында мондый очраклар меңгә бер тапкыр гына була, диләр. 
 
Хастаханәгә керер алдыннан төшкән фотоларын карый да, авыр сулап куя ир. Әле бик аз вакыт үтте, әнә шуңа күңел ярасы нык сыкрый. 
– Күрәчәктер. Аленамның үлеменнән соң, мулла янына барып сөйләшеп утырдым. Бәлки, әлеге сынауны биреп Аллаһы Тәгалә моның белән безне тагын да авыррагыннан алып калырга теләгәндер, дигән нәтиҗәгә киләм, – дип сүз башлады Рафаэль.

“Малай алып кайтасы килде”
Рәссамнәргә хас булганча, нечкә күңелле Аленаны күпләр хыялый дип йөртә. Әнә шул эчке дөньясы бай булган кыз беренче күрүдә үк Рафаэльне үзенә гашыйк итеп куя.
– Икебез дә Чаллыдан, 2005 елның май аенда безне уртак дуслар таныштырды, – дип хатирәләрен барлый ир. – Шуннан соң гел бергә булдык. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетта укыдым. Алена артымнан Казанга күченеп килде. Бик мөлаем, мәрхәмәтле кеше иде ул, ике як та безнең дуслыкны куәтләде. Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый, әмма үпкәләп йөрү озакка сузылмый. Гадәттә, мин беренче булып адым ясый идем. 2010 елда беренче кызыбыз Эмилия туды, мөнәсәбәтләребезне дә законлаштырдык. Укуымны тәмамлагач, без янә Чаллыга кайтып киттек. Үз куышыбыз булмаганлыктан, хатынымның әнисендә яшәп тордык. Мин “КамАЗ”да инженер конструктор булып эшли башладым. 2014 елда икенчебез Диләрә туды. Өч ел элек кенә социаль ипотека буенча фатир алдык. Дөньябыз түгәрәк булды, шатлык-куанычларга күмелеп яшәдек. 
 
Алена да Чаллыга кайткач ук яраткан эшенә кире кайта, рәсем ясау укытучысы, башлангыч сыйныф укытучысы, соңыннан инде «Пушкин исемендәге 78нче пролицей»да директор урынбасары булып эшли. 
 
– Малай алып кайтасы килде шул, һаман улыбыз булмасмы диде, – бу урында Рафаэль тынып кала – Хастаханәгә, УЗИларга да бергә йөрдек.
 
«Бәби тапкач, үзем шалтыратырмын»
Өйгә озак көткән нәсел дәвамчысы кайта, дип сөенеп, планнар корып йөргәндә, вакыйгалар һич көтелмәгән борылыш ала. Югыйсә, декрет ялына чыкканчы, эшләп йөргән, бернигә зарланмаган, бала табу вакыты җиткәч, хастаханәгә киткән 36 яшьлек хатынның күзләре мәңгегә йомылыр дип кем уйлаган бит?
– Алена бик тыныч булды. Тик тормады, тегендә чапты, монда чапты, – дип искә ала Рафаэль. – Бала табу вакыты алдыннан 28 февральдә хатын-кызлар консультациясеннән алган юллама буенча аны Кама балалар медицина үзәгенә илттем. Өченче баласы, барысы да яхшы булыр, табар, дидек. Соңгы тапкыр үткәрелгән УЗИ балабызның 4 килолы булуын күрсәтте. 5 мартта хатынымны бала тудыруга әзерли башлыйлар. Дару бирәләр, система куела. «Бәби тапкач, өйдәгеләргә үзем шалтыратырмын», – дигән Алена табибларга. Төнге бердә тулгагы башланган, бик озак газапланган ул. Сабыйның авырлыгы зур булгангамы, бала аналык бугазында кысылып калган. Ә Аленаның көчәнерлек хәле калмаган. Тикшерү комитетында миңа бала тудыру залыннан алынган видеоны да күрсәттеләр. Биредә һәр мизгел ачык күренә. Алена янында ике табиб, бер акушер кизү торган, ахыр чиктә баланы махсус суырткыч (присоска) җайланмасы ярдәмендә тартып алганнар. Шуннан соң Аленаның хәле начарланганнан начарлана бара, аңын җуя. Баланы реанимациягә алып китәләр.
  
“Үстерербез, Аллаһ боерса!”
Тулгак газаплары кичергән ананың дүрт тапкыр кан басымын тикшерәләр, аналык юлында бик күп ертылулар булганлыктан, аны тегә башлыйлар. Шулчак хатынның йөрәге туктала. Бераздан соң мондый халәтнең сәбәбен таба алмаган табиблар пациентка УЗИ ясый, яралгы тирәсендә сулар бар дигән фаразлар дөреслеккә туры килми.
 
– Аналык ертылган да шул урында кан җыела башлаган икән, – ди Рафаэль, –  Алена 1400 миллилитр кан югалткан. Аны ашыгыч рәвештә операциягә алып киткәннәр. Аның барышында аналыгы, аналыкның кушымтасы алынган. Тора-бара  бөтен органнары да эшләми башлый, бары йөрәге генә тибеп азапланган. Казан табиблары белән телекүпер оештырганнар. Шул ук вакытта сабыебыз да яшәү өчен көрәшкән, 4 минутлык клиник үлем кичергәнлектән, табиблар аңа кагылышлы бернинди фараз бирмәде.  Икенче көнне икесен дә реанимобиль белән Казанга озаттык, улыбызны – Республика балалар клиник хастаханәсенә, ә Аленаны – Республика клиник хастаханәсенә алып китеп урнаштырдылар. Ул вакытта аларның икесе дә ИВЛ аппаратына тоташтырылган булган. 8 март көнне алар янына үзем бардым. Белмим, Алена мине күрдеме, сиземләдеме икән, бер тапкыр күтәрелеп карады да, шуннан соң күзен йомды. Хәле начарланганнан  начарлана барды. 
 
14 март көнне көндезге унбердә Рафаэльнең телефоны шалтырый.
 
– Аленаның баш миенә кан сауган, – дип сөйли тол калган ир. –  Табиблар миңа: «Нык булыгыз, сезгә әле балаларыгызны аякка бастырырга кирәк», – диде. Ишеткәч тә, ышанасы килмәде. Чаллыдан Казанга, хастаханәгә ничек барып җиткәнемне хәтерләмим. Без килеп җиткәндә Алена моргта иде. Балам янына да керергә рөхсәт иттеләр. Алдан ук уйланылганча, мулла алып килеп Ранэль дигән исем куштырдым. Табиблар баланың миенә зыян килгән, әлегә үзе сулыш ала, әмма мөстәкыйль ашый алмый, диде. Аларның фаразлары да бик начар. Аның нормаль бала булып, үзе йөри, ашый ала алачагына 1 процент кына өмет бар, диләр. Медицинада ул халәт “сопор” дип атала, тавышка җавап бирә ала, әмма хәрәкәтләнә алмый.
 
15 март көнне Аленаны Чаллыга алып кайтып җирлиләр. 
 
– Ничек тәрбияләрсез, ничек үстерерсез инде балаларны? – дип, әти кешене жәлли башлыйм, ә ул: «Үстерербез, Аллаһ боерса, ике яктан да әбиләребез булыша», – ди. 
 
“Әнисе юклыгын сизә бугай”
Рәхимсез язмышның үз кануннары шул. Сынау бирелгән икән, аны барыбер башны аска имичә узарга кирәк. Аллаһы Тәгалә үзенең яратканнарына гына бирә ул сынауны, дип уйлый ир.
 
– Балаларым миңа яшәргә көч бирә, – ди Рафаэль. – Ярый әле, алар бар. Кызларга хәзер 8 һәм 14 яшь. Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыйлар. Бик дуслар. Икесе дә ни булганын аңлый инде. Әниегез хәзер күкләрдә дип әйттем, соңгы юлга озатканда да күрсәттек аларга. Әлегә алар бик тыныч, бала организмы стрессларга каршы көрәшә ала. Әмма психологлар әйтүенчә, аларның бу халәте озакка бармаска мөмкин. Шуңа тиешле белгеч карап куйдым инде.  Эмилия Диләрәне карый, юата белә. Бәләкәче әнисен бик сагына. Вакыт тиз уза, Ранэльне төрле сенсорлардан, чыбыклардан ычкындырганнар. Ул мөстәкыйль рәвештә сулый башлады. Иң мөһиме –мин аны кулга ала башладым. Кайчак, Ранэль шыңшып та ала. Әнисе юклыгын сизә, күрәсең. 
Табиблар һәм шәфкать туташларының дәвалавы, кайгыртуы, игътибары үз нәтиҗәләрен бирә. Малайны яңа туган сабыйлар патологиясе бүлегенә күчерергәннәр. Монда аны Аленаның әнисе карый.
 
Бу вакыйгага әле нокта куелмаган. Хәзер экспертлар, суд, прокуратура эшкә керешкән. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгында безгә Алена Мөхәммәтова белән булган хәлләрне ачыклау өчен көне-сәгате белән эшче төркем оештырылуын, абруйлы белгечләрнең  тикшерүен, консилиум оештырылуын хәбәр иттеләр. 
Кайда егыласыңны белсәң икән ул... Кызганыч, үлемгә илтүче сәбәпләрне ачыклап кына үлгәннәрне терелтеп булмый шул.
 
Алена Мөхәммәтованың үлем факты буенча Тикшерү комитеты тарафынан Җинаять Кодексының 109нчы маддәсенең 1нче бүлеге  буенча  (саксызлык аркасында үлемгә китерү) җинаять эше кузгатылган.
 
Фото: шәхси архивтан
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 13.04.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»