поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 07 Декабрь
  • Наил Сәгъдиев - музыкант
  • Камил Саттаров - режиссер
  • Фирдәвес Гарипова (1941-2014) - галимә
  • Ләбибә Хөсәения (1880-1921) - мөгаллимә
  • Казанда бер бүлмәле квартира сатып алам. 6-6, 5 млн. Тел. 89178808466
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
Архив
 
13.04.2023 Җәмгыять

Өченче балага ана капиталы биреләме?

"Олы улыма 20 яшь. Икенче балама 12 яшь. Аңа бирелгән Ана капиталы акчасына Зәйдә йорт алдык. Хәзер өченче сабыебыз туды. Аңа Ана капиталы тиеш түгел, диделәр. Хәзер өченче балага да Ана капиталы бирелә түгелме соң?" - дип Зәй районыннан шалтыраттылар.

Сорауга Татарстанның Социаль фонды матбугат хезмәте җитәкчесе Альбина НИКАНДРОВА җавап бирде:
 
— Закон буенча, гаиләдә туган икенче балага бирелгән Ана капиталын сез куллангансыз. Яңа кагыйдәләр нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган (уллыкка алынган) балаларга да Ана капиталы каралган. Әгәр гаилә моңа кадәр Ана капиталын кулланмаган булса, ул тулы күләмдә 775 600 сум итеп бирелә. Әгәр Ана капиталы бер алынган һәм 2020 елдан соң тагын бер бала туган очракта, 188 681 сум өстәп бирелә. Икенче улыгыз 2020 елга кадәр туган. Димәк, бу закон сезгә кагылмый. Өченче балага Ана капиталы каралмаган. Дөрес, төбәк программасы нигезендә, торак шартларын яхшырту өчен дәүләт ярдәме бирелә. Әмма бу социаль фондка кагылмый.
 
Редакциядән:
 
— 2019 елның 1 гыйнварыннан соң өченче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә дәүләттән 450 мең сум акча бирелә. Ул фатир, җир кишәрлеге, шәхси йорт алуга рәсмиләштерелгән кредитны каплар өчен кулланыла ала. Кредит килешүе 2024 елның 1 июленә кадәр имзаланган булуы шарт.
Фото: фрипик.ком

---
Ирек мәйданы
№ --- | 13.04.2023
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе