поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.04.2023 Җәмгыять

Быел бәрәңгене 11 майда утыртасы!

Ә кемдер инде утырткан. Яз иртә килде дип сөенешәбез дә, суыклары май аена калмасмы? Бакча, җир эшенә керешә башлаган авыл халкын бүген шул сорау борчый.

Җир чакыра
Ветеран-агроном, блогер-бакчачы Мөхәррәм абый Мөхәммәтҗанов туң булмагач, җир тиз җылына дип саный. “Җир әлегә пар чыгарып, тирләп утырмаса да, орлыклар кабул итәргә әзерләнә. Кышлаган чүп үләннәре инде яфрак чыгара башлады. Димәк, җир тормышы да язгы дәвамын ала” дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
 
Үзен күзәтеп барган язылучыларының чүп үләннәреннән зарланып язуларын искә алып, чәчүгә бер ай вакыт кала дип, бу вакытны җир әзерләүгә, аны чүптән чистартуга, ашларга киңәш итә. 
 
– Эшләп, эшкәртеп, көндәлек әһәмият биреп, кияүгә әзерләнгән кыз итә алабыз. Үзем җирне тирән итеп эшкәртеп, сукалап куядым. Биш-алты көнгә бер культивация ясап тору кирәк була. Шытып чыгучы чүп үләне юкка чыга барсын. Билгеле, бу җирне беркадәр киптерер, тик алга таба дымны, шулай ук җир байлыгын югалтучы чүп үләне бетәчәк. Җир әйләнгән саен, астагы тамыр өскә чыга, кибә дә, җыеп алып та була. Шытып чыгучы орлыклар да бетәчәк.
Мөмкинлеге булган кешегә яхшы черегән тирес яисә компост кертү дә отышлы, – ди блогер-бакчачы.
 
Мөхәррәм абый 31 мартта редис орлыкларын чәчкән дә инде. Иртә әле дип уйлаучы булса да, кишер белән суганга вакыт дип саный һәм үзе шулай эшләгән дә. Алар көздән утыртып, чәчеп калдырганда да яхшы нәтиҗәләр бирә, ди ул.  
 
Россиягә Краснодар ничек, Татарстанга Буа шулайрак
Язма әзерләгән арада Мөхәррәм абый бәрәңге дә утыртып куйган булып чыкты. “Бабай ашыга, дип орышырга уйламагыз. Ул бит җитмеш кат уйланылган, җире дә чыршы ботаклары астында. Ә анда, үткән елгы 6 майга каршы төндә булган 4 градус салкынлык та чүлмәкләрдән күчереп утыртылган, бер сөям биелектәге бәрәңгеләргә дә тимәде. Шуңа да быел туры бакчага утырттым. Хәзер бит шундый сортлар бар. Тишелеп чыгып, 35-40 көннән соң алып куллана башларга була. Ә үзе тулысынча 80-90 көннән өлгерә. Аннан соң сез минем нинди җирдә яшәгәнне дә белмисез. Россиягә Краснодар ничек, Татарстанга Буа шулайрак инде. Бу факт”, – дип язган ул социаль челтәрдә.
 
Суыклар булачак әле
Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис абый Шәкүровның үз фикере. Хәтерләсәгез, Рәис абый яз иртә киләчәк дип фаразлаган иде. Юраганы юш килде – яз чынлап та иртәләде.
 
–  Кар эреп беткәч тә, җәй килде дигән сүз түгел әле ул. Суыклары апрельдә дә булачак, бер көн кар да төшеп алырга мөмкин, әмма ул шунда ук эреп бетәчәк. Кыраулар гадәттә майда да, июнь башында да булгалый. Элеккегеләр, балан чәчәк атканчы кырау булыр, дигән. Аннары инде помидорларны бакчага да чыгарып утыртырга була. Ә менә май җылы булырга тиеш, – ди ул. 
 
Бәрәңге утыртырга да ашыкмаска өнди. Көне җылынуга карап кына, җир җитеште дип әйтеп булмый, ди. Бәрәңге чәчү өчен уңышлы көннәр дип 11, 14 һәм 16 майны атады. 
 
– Элек язып барган дәфтәрләремне карадым. Яз иртә килгән елны бәрәңгене шушы көннәрдә чәчкәнмен. Иртә килсә дә, яз ул әле сузылачак. Кар март аенда яуган яңгырлар нәтиҗәсендә генә эреп бетте. Быел майда да, июньдә дә яңгырлар булачак. Соңга калам, дым бетә дип куркырга кирәкми, – ди Рәис абый. 
Ул теркәп барган язмаларга караганда, мондый яз 1978 елда булган. 
 
– Үзем хәтерләмим, әти 1962 елда да шулай булды, чәчүне 1 майга бетерделәр, дип әйтә иде. Быел чәчү шул вакытка тәмамланыр дип уйламыйм, чөнки апрельның соңгы ун көне салкынрак булачак, төнлә катырачак, көндез җылытачак.

Вакытында булса әйбәт
Арча районы Көтек авылында яшәүче фермер Дамир Шакирҗанов, Габдулла Тукайның шигырь юлларын искә алып, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява дигән кебек, җылысы да, суыгы да вакытында булса гына әйбәт, ди. Ә язның иртә килүе файдага түгел дигән фикердә. Фермер әлегә дым каплату, печән җирләрен тырмалау эше белән мәшгуль.
 
– Дымлы җиргә чәчеп калсаң әйбәт инде. Арпаны җылы көндә чәчеп, көчле итеп үсеп китә алса һәм шул вакытта суык булып алса, киресенчә әйбәт кенә – бетләр ияләшми. Печәнгә исә җылы кирәк. Быел яз суыгы май аена калу куркынычы бар. Ул бигрәк тә кукуруз өчен начар. Аны яңадан чәчәсе була. Әмма барысы да Аллаһы Тәгаләнең кодрәтеннән тора. Без чәчәбез, үстерәбез, ә алда нәрсә буласын белмибез,  бернәрсәне дә фаразлап булмый, – ди фермер.
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 12.04.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»