поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.04.2023 Шоу-бизнес

Дилә Нигъмәтуллина: “Безгә авыр булды, әмма Маратны да, үземне дә ирекле иттем”

Татар эстрадасы йолдызы Дилә Нигъмәтуллина һәрвакыт ачык күңелле, ихлас булуы белән аерылып торды. Җырчы шәхси тормышында булган вакыйгаларны социаль челтәрләргә урнаштырып барды. Бөтенесе билгеле һәм күз алдында булса да, имеш-мимешләрнең генә тынганы юк. Дилә белән күрешеп, аерылышу, кавышуларга ачыклык керттек.

– Балачакта Дилә нинди иде?
– Мин бик аралашучан булдым. Бөтен иптәш кызларны өйгә кунакка алып кайттым. Булат белән әни канаты астында үстек. Балалар бакчасы, мәктәп еллары – әни һәрвакыт янәшәдә булды. Ул мәктәптә завуч булып эшләде. 
Балачакта тыйнак, оялчан кыз идем. Күңелдәге ялкын, сәхнәгә омтылу өлкән сыйныфларда гына уянып китте. Әнинең укытучы булуы да тәэсир иткәндер. “Сиңа андый булырга ярамый”, – дигән уйлар белән яшәдем, хисләрне читлектә тоттым. Холкымда капма-каршы берничә сыйфат берләшкән. Йомшак һәм шул ук вакытта каты да була беләм.
 
– Әниегез яман шеш белән авырып, якты дөньяны калдырып китте. Моны ничек кичердегез?
– Мәктәпне тәмамлап, укырга киткәч тә, әнидән аерыла алмадым. Һәрвакыт шалтыратышып, киңәшләшеп тордым. Ансыз яши алмасмын кебек тоелды. Хәтта социаль челтәрләргә язганнарымы да иң беренче әнкәйгә укыттым. Әни авырый башлагач, бездә торды. Без тагын да ныграк якынайдык, серләштек. Мин аны бөтенләй икенче яктан ачтым. Гомер буе балалар, якыннары өчен янып яшәде, үзе турында уйламады да. Аңа яшисе дә, яшисе иде бит. Әнинең үлемен бик авыр кичердем. Төшенкелеккә бирелдем.

– Депрессияне ничек җиңдегез?
– Кеше бары тик үзенә үзе генә ярдәм итә ала. Психологлар, китаплар өстәмә киңәшчеләр генә. Әгәр ихтыяр көчең булмаса, бернинди психолог та ярдәм итә алмаячак. Аллаһка чын күңелдән ышанырга кирәк. Ул вакытта дингә аеруча якынайдым. Хисләрне, уйларны кулга алдым. Психология белән кызыксына башладым. Төшенкелектән үз-үземне коткардым.
 
– Әниегез үлеменнән соң, әтиегез башка хатын-кыз белән яңа тормыш башлап җибәрде. Моңа каршы килмәдегезме?
– Юк, киресенчә, бу адымны хупладым. Әти дә әнинең үлемен бик авыр кичерде. Ул лаеклы ялда булса да, эшкә чыкты. “Мин хәзер эшләмәсәм, акылдан язачакмын”, – диде. Әни йорт буенча барлык эшләрне үз өстенә ала иде. Әти ялгыз булырга күнекмәгән, шуңа күрә, әни безнең арадан киткәч, яңа баштан яшәргә өйрәнде. Мин аңа, хатын-кызлар белән аралашудан баш тартма, дип әйтеп килдем. Каршы төште. Әти ялгыз тормасын өчен, гел кунакка чакырып тордым. Баксаң, аңа хатын-кызлар шалтырата, хатлар килә икән. Шатландым, ниһаять, күңелендә боз эреде. Әни вафатыннан соң, өч ел үткәч, үзенә тормыш иптәше тапты. Безнең өчен ят кеше түгел. Әти сыйныфташымның әнисе белән никах укытты. Бер-берсенә иптәш булып яшәп яталар, Аллага шөкер!
 
– Марат: “Аерылышу инициаторы Дилә булды”, – дип әйтте. Ни өчен аерылыштыгыз соң?
– Һәр кешенең дә никахы гомерлек булмый инде. Язмышымда шулай булырга тиеш булган, димәк. Марат белән 9 ел бергә яшәдек. Чын күңелдән яратып кияүгә чыктым. Меңләгән кеше дөрес эшләмисең, дип үгетләсә дә, Марат белән гаилә корыр идем. Безгә рәхәт булды, яраттык. 
Кешеләр вакыт үтү белән үзгәрә. Бервакыт гаилә тормышымда нәрсәдер дөрес булмавына инандым. Бу адымга барырга авыр иде. Балабыз, уртак дусларыбыз, әти-әниләребез дә бар бит. Ул элемтәләрне бер мизгелдә өзеп булмый. Аерылышмасак, тормышымны теләгәнчә яши алмас идем. Аерылышу инициаторы – мин, әмма Маратның да күңелендә кәнәгатьсезлек хисләре күптән туды. Бергә тагын 10 ел торган булсак, бәлки, Марат үзе аерылышыйк дияр иде. Яшем бара, әгәр шул минутта карар кабул итмәсәм, алга таба хәл тагын да катлауланыр, дип уйладым. Бу – Ходайдан икебезгә дә бирелгән сабак. Минем эчке тоемлавым көчле. Йөрәгемне тыңлап эшләсәм, барысы да яхшы булачагын беләм. Әйе, безгә авыр булды, әмма Маратны да, үземне дә ирекле иттем. Кемдер гомер буе түзеп яши дә, картлык көнендә үкенә. “Үзем өчен яшәмәдем, бәхетле булмадым”, – диючеләр бихисап.
 
Дәвамы бар
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 12.04.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»