|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2023 Җәмгыять
Өч яшьлек бала инсульт белән дәваханәгә эләккәнПодмосковьеның Подольск шәһәрендә кичә, 10 апрельдә, өч яшьлек малай өстенә машина барып менгәч, ул инсульт белән дәваханәгә эләккән. Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итә. Вакыйга Революцион проспектта теркәлгән. Телеканал хәбәре буенча, торак йорт яныннан беговелда (педальсез ведлосипед) китеп барган бала өстенә җәяүлеләр кичүендә 34 яшьлек водитель барып менгән.
Малайны төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатканнар. Табиблар аңа инсульт диагнозы куйганнар. Тикшерү бара.
Әйткәндәй, инсульт өлкәннәр генә түгел, балалар өчен дә куркыныч диагноз. Тән җәрәхәтләре төзәлергә дә мөмкин, ә менә баш миен инсульт зарарласа, аны ахыргача дәвалап булмаска мөмкин.
Чыганак: lenta.ru
Фото: Фрипик.ком
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|