11.04.2023 Мәдәният
Казанда бишенче тапкыр «TAMGA» режиссерлар лабораториясе узды (ВИДЕО)
Шушы көннәрдә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында бишенче тапкыр «TAMGA» режиссерлар лабораториясе узды. Чакырылган режиссерлар – Олег Молитвин, Лидия Хазова һәм Степан Пектеев, театр артистлары белән бергәләп, биш көн эчендә эскизлар әзерләде һәм 8 апрельдә аларны тамашачыга тәкъдим итте. Быел лабораториянең темасы итеп фантастика сайланган иде.
Санаулы көннәр эчендә өч эскиз эшләнде:
- «Тубагач» (Ш.Идиатуллин), режиссер Олег Молитвин, 6+;
- «Чит ил кунагы» (К.Булычев, инсц.Б. Минкин), режиссер Лидия Хазова, 12+;
19:00 – «Кайтыр юллар» (А. Тимергалин), режиссер Степан Пектеев, композитор – Татарстанның атказанган артисты Илнар Фәйзетдинов, 18+.
«Тубагач» – рус телендә иҗат итүче татар язучысы Шамил Идиатуллин хикәясе. Ерак «Бәхетле» планетасында, җәннәттәге сыман шартларда, Җирдән килгән колонизаторлар яши. Һәм биредә серле Тубагач үсә. Колонизаторлар Җиргә кайту идеясе белән яшиләр, әмма моның өчен берни дә эшләмиләр. Гомумән кайтырга телиләрме соң алар? Бер кызыксынучан һәм битараф булмаган малай гына кыю адымга бара...
Совет фантасты Кир Булычевны таныштырып торырга да кирәкми. Режиссер Лидия Хазова эскиз әзерләү өчен аның «Заграничная принцесса» хикәясен сайлап алды. XXI гасыр ахыры. Алиса Селезнева яшь натуралистлар түгәрәгенә йөрүчеләр белән бергә «йолдызлы лайнер»да Пенелопа планетасына оча. Тиктормас Пашка Гераскин аркасында, галәмгә сәяхәт куркыныч маҗарага әйләнә.
Өченче эскиз татар язучысы Адлер Тимергалинның «Кайтыр юллар» хикәясе буенча әзерләнде. Җиргә кайтып баручы ялгыз очкыч таныш түгел планетага төшеп утырырга мәҗбүр була. Тик яңа дөнья белән танышу урынына, илгизәрләр борынгы цивилизациянең гипнотик төшләренә килеп эләгә...
Тамашачы барлык эскизларны да җылы кабул итте. Аларны тулы канлы спектакль буларак театр репертуарында күрергә теләүләрен әйтте.
Режиссерларның эшенә театр тәнкыйтьчеләре Жанна Зарецкая, Екатерина Рябова һәм Оксана Кушляева бәя бирде.
Оксана Кушляева: «Бүген караган барлык эскизларны зур бер галәмне өйрәнүгә берләштерәсе килә. Милләтләр Театрында, әйтик, Шекспирны өйрәнү буенча шундый проект эшләгәннәр иде. Серле дөньяларны тагын да күбрәк тудыруыгызны, бу эшләрнең югалып калмавын телим. Бүгенге лаборатория – заманына туры килгән бик яхшы башлангыч. Театр космик киңлекләрне өйрәнүен дәвам итсә, шәп булыр иде», – дип белдерде.
Жанна Зарецкая лаборатория уздыруның бик зур кыюлык булуын билгеләп үтте. «Бүген ниндидер яңа мәгънәләр туды. Оештыручыларның фантастика темасын алуы, безне галәмгә очыруы күңелемә хуш килде. Космос безне үзенә җәлеп итә. Аның белән ничектер элемтәгә керәсе килә, аңа ниндидер өмет баглыйбыз. Бүген бу залда, бу театрда булу, шушы темаларга уйлану бик кызыклы булды. Мин дә әлеге эшнең дәвам итүен телим. Бәлки, моны ничектер киңәйтергә, хезмәттәшлек итү өчен рәссамнарны чакырырга һәм бергәләп космос турында уйланыргадыр. Чөнки бу – иксез-чиксез дөнья. Рәхмәт театрга! Сез бик кыю кешеләр. Бөтенесе дә катнаша алмаганга, артистлар үпкәли, дип сөйләделәр миңа. Нинди шәп театр, дип уйлап куйдым. Бөтен җирдә дә алай түгел, күп театрларда артистлар «нәрсәгә кирәк инде бу безгә?» дип кабул итә. Ә монда бөтенесенең дә катнашасы килә. Чөнки бу кызык, һәркемнең катнашасы, үзе өчен ниндидер яңалык ачасы, каядыр сәяхәт кыласы килә. Бу искиткеч һәм бу труппаның торышын күрсәтә. Менә шушы кыюлык, шушы кызыксынучанлык, яңа эшләр эшләргә теләү театрны тасвирлый да инде», – дип сөйләде ул лабораторияне япканда.