|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.04.2023 Авыл
"Мәрхүмне соңгы юлга тракторда озаттык"Редакциябезгә язгы пычраклар чыгуга, юлсызлык үзәгенә үткән укучыларыбыз шалтырата башлады, дип яза "Ирек мәйданы". — Бездә юл юк, күптән түгел бер авылдашыбызны соңгы юлга трактор белән озаттылар. Мондый юллардан җәяү дә йөреп булмый. Машина белән начар юлдан йөрү сират күперен кичү белән бер. Балалар күрше авылга барып укый, пычракта аларга да уңайсыз, — диделәр Әтнә районының Үртәм авылыннан...
Аксубай районының Яңа Мукшы, Яңа Баланда авылы халкы да юлсызлыктан интегә.
— Авылга “Ашыгыч ярдәм” машинасы керә алмый. Язгы пычраклар вакытында җәяү дә йөрерлек түгел. Ничә еллардан бирле буш вәгъдәләр белән алдап яшиләр халыкны, күпме түзәргә була? — ди Яңа Мукшы авылында яшәүче бер апа...
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|